Барлык яңалыклар
Спорт
23 ноябрь 2017, 17:45

Яхшы нәтиҗәләргә ирештек

29 октябрьдә Нефтекама шәһәрендә өстәл теннисы буенча республика ярышлары булып үтте. Нефтекама, Дүрөйле, Борай, Балтач районнарыннан командалар катнашты.

Шулар арасында 58 спортчы яшь төркемнәре буенча көч сынашты. Безнең район командасы Борайның өч мәктәбеннән укучыларны берләштерә. Гимназиядән – Ильяс Әхмәтшин, Илназ Әхмәтшин, Раил Мәгъзүмов, Рөстәм Гәрәйханов, беренче мәктәптән – Артур Фазуллин, Илмир Шайдуллин, өченче мәктәптән Динара Нәбиуллина район данын лаеклы яклады. 2008 елгы һәм аннан кечеләр төркемендә Артур Фазуллин (рәсемдә), беренче урынны яулап, медаль һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул моңа кадәр дә республика ярышларында катнашып, безне матур нәтиҗәләре белән сөендереп килде. Динара белән Ильяс та, ярышларда уңышлы чыгыш ясап, ун иң яхшы спортчы исемлегенә керде.

Р.Таһирова,

тренер.


Читайте нас: