Барлык яңалыклар
Спорт
23 ноябрь 2017, 17:57

Лаптачылар финалга чыкты

Һәр районда, авылда, мәктәптә спортның халык уеннары төрләрен үстерү өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Шуларның берсе булган рус лаптасы белән шөгыльләнү балаларның сәламәтлек торышына, хәрәкәтчәнлегенә уңай йогынты ясый, класс коллективларында мөнәсәбәтләрне яхшырта. Халык яратып уйнаган уен беркадәр үзгәрешләр кичерсә дә, бөтен дөньяда киң таралу алды.

Хәрәкәтчәнлек таләп иткән, күп бәйрәмнәрдә күңел ачу чарасы булган лапта уенына карата А.Купринның характеристикасы бик төгәл туры килә: “Бу – иң кызыклы һәм файдалы халык уеннарының берсе. Лаптада тапкырлык, сулыш киңлеге, үз партияңә тугрылык, игътибарлылык, җитезлек, тиз йөгерү, очлы күз, кул көче һәм сине җиңә алмаячаклар дигән ныклы ышаныч кирәк. Куркакларга һәм ялкауларга бу уенда урын юк”.

Районда даими рәвештә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең матди базасы ныгытыла һәм рус лаптасы, шулай ук башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен кирәкле инвентарьлар булдырыла. Яхшы спорт залы, тәҗрибәле тренер-преподавательләр көчле спортчылар тәрбияләү мөмкинлеге бирә.

Республикада бу уен популярлык алды, 2008-2012 елларда ул БР укучылары Спартакиадасы исәбенә кертелгән иде. Вакытлыча, ягъни биш ел дәвамында бәйгеләр исәбеннән төшеп торса да, районның спорт аренасыннан югалмады. Лапта белән кызыксыну дәвам итте, тренировкаларда балалар осталыкларын арттырды, яңа күнекмәләргә ия булды.

Ниһаять, лапта 2017-2018 уку елында яңадан Спартакиада исәбенә кертелде. Төбәк ярышларының өченче этабы безнең районда үтүе аеруча сөенечле. 4 ноябрь көнне республиканың төньяк-көнбатышындагы Тәтешле, Балтач, Караидел, Калтасы, Аскын һәм Борай районнарының кызлар һәм егетләр командалары мини-лапта буенча ярышларда үз көчен сынады. Составында Рөстәм Гыйндуллин, Айнур һәм Илнур Имамовлар, Динар Гыйльфанов, Салават Җиһаншин, Жасур Янбаев, Ленар Әминев, Радмир Галиев булган Борай командасы төбәк ярышларының җиңүчесе булып танылды. Киләчәктә алар Спартакиаданың финал этабында катнашачак.

Г. Маннанова,

балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.


Читайте нас: