Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2017, 12:47

Тырышлыклар илтә җиңүгә

Октябрь азагында Уфа шәһәрендә кул көрәштерү буенча (армрестлинг) ярышлар – республика беренчелеге һәм чемпионаты булып үтте. Анда безнең районнан тренер-педагог Радик Хәмидуллин җитәкчелегендә 13 кешедән торган команда катнашты.

Үз авырлыгында һәр спортчы матур нәтиҗәләргә дә иреште. Икенче гимназия укучысы Ленария Нурисламова (60 килограммга кадәр авырлыкта) – өченче, беренче мәктәптән Салават Камильянов (80 кгга кадәр) – икенче, Бөре шәһәрендә белем алучы студентыбыз Айнур Муллагалиев (60 кгга кадәр авырлыкта) өченче урынга лаек булды. Хатын-кызлар арасында бассейнда йөзү буенча инструктор булып эшләүче Гөлназ Гыйльфанова беренчелекне яулады. Мулла авылыннан Ришат Раянов (70 кгга кадәр) икенче урынга чыкты. Алар алтын, көмеш, бакыр медальләр белән бүләкләнделәр. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә эшләп килгән бу түгәрәккә йөрүчеләр армрестлинг белән теләп шөгыльләнә. Физик көч белән бергә рух ныклыгы да чыныга монда, сабырлык һәм чыдамлылык та арта. Спорт җиһазларында рәхәтләнеп шөгыльләнү мөмкинлеге, өстәвенә, аларның бушлай булуы Балалар һәм үсмерләр мәктәбенә чакырып тора. Вакытыңны спорт белән дус булып, файдага үткәрүне күпләр өстен күрә һәм бирегә килеп, җаны теләгән спорт төре белән шөгыльләнә ала.

И. Талипова,

директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Читайте нас: