Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2017, 15:27

“Сәламәт буын – көчле регион” проекты үзен аклый

Сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, мәгариф оешмаларында мәктәп укучыларын һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны спорт мохитенә җәлеп итү буенча районда зур эшләр башкарылып килә. “Танып”, “Сабантуй” стадионнары, ФОК, бассейн, чаңгы базасы, яктыртулы кышкы чаңгы һәм вело-чаңгы роллерлы трассалар, 21 спорт залы, 25 волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, 13 тир, зур теннис, баскетбол, мини-футбол буенча универсаль спорт мәйданнарында физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү мөмкинчелекләребез бар. Һәр кыш саен урта һәм төп мәктәпләр янында хоккей коробкалары катырыла. Боларның нәтиҗәсе булып, районда спортны яратучылар артканнан-арта бара.

2015 елдан башлап, республикадагы алты мәктәп арасында Борайның беренче мәктәбе дә “Сәламәт буын – көчле регион” пилот проектына кушылган иде. Ул баланың физик эшмәкәрлеген үстерү һәм сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән. Бүгенге көнгә шушы проектта беренче мәктәпнең 1нче, 2нче һәм 3нче “Б” класслары, өченче мәктәпнең 2нче класс укучылары, икенче гимназиянең 1нче “А” класслары катнаша. Башкортстан Республикасы буенча ГТО фестивалендә проектлы класслар арасында 2016 елда беренче мәктәпнең икенче класслары – икенче, 2017 елда– беренче урынны яуладылар һәм БСТ телеканалы кубогына ия булдылар.

Бу эшләр класс җитәкчеләре, физкультура укытучылары, педагог-психологлар, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Шулай ук мәктәпнең спорт инфраструктурасы, ФОК, бассейн, чаңгы базасы ярдәмгә килә. Дәресләр түбәндәгечә оештырылган: өч сәгать уку планы буенча физкультура дәресләрендә шөгыльләнәләр һәм алты сәгать класстан тыш, һәр шимбә саен, инструктор һәм тренерларга ата-аналарның ярдәме белән, бер сәгатен бассейнда түләүсез шөгыльләнә алалар. Чаралар берничә төрле планда алып барыла, шуңа да ата-аналарны да проектны тормышка ашыруда катнашырга җәлеп итеп була.


Республика спорт диспансеры һәм сәламәтлек үзәге тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләреннән күренүенчә, “Сәламәт буын – көчле регион” проекты буенча шөгыльләнгән балалар тазалыклары ягыннан икенче төркемгә карый һәм барысы да спорт белән шөгыльләнә ала. Май азагында булган чираттагы тикшерүләр дә уңай динамиканы күрсәтте. Бу укучыларның игътибарлылыгы арткан, тәртипләре ныгыган һәм физик яктан да яхшы үсешкәннәр.

31 октябрь көнне “Сәламәт буын – көчле регион” проектында катнашучыларны сәламләргә һәм аларның эше белән якыннан күреп танышырга районга Башкортстан Республикасының Спорт әзерлеге үзәге директоры Евгений Емельянов килде. Кунакны район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, хакимиятнең физкультура һәм спорт буенча бүлек начальнигы Валерий Шәрипов озатып йөрде. Алар өченче мәктәпнең спорт залында “Сәламәт буын – көчле регион” проектында катнашкан һәм шушы юнәлеш буенча шөгыльләнгән яшь спортчылар белән очрашты. Районыбызның өч мәктәбеннән килгән укучыларны үз чыгышлары белән сәламләп, шушы вакыт эчендә яуланган уңышлары белән тәбрикләп, Евгений Иванович һәм Борис Шәрәфгали улы аларга киләчәктә дә спорт үрләрен уңышлы яулауларын һәм сәламәт булып үсүләрен теләде. ГТО нормативларын тапшырган яшь спортчылар Е. Емельянов һәм Б. Нурисламов кулыннан ГТО значогын алу бәхетенә дә ирештеләр. Шулай ук бер төркем тренерлар Мактау кәгазьләренә ия булды. “Жасмин” бал биюләре ансамбле спортчылар һәм кунакларга үзләренең чыгышын тәкъдим итте.

Артабан ФОКка юлланып, Уфа кунагы һәм район җитәкчеләре Благовещен, Яңавыл, Мишкә, Бөре, Тәтешле, Кырмыскалы районнарыннан килгән яшьләрнең региональара баскетбол лигасының уеннарын карадылар. Үзе дә дөньяга билгеле булган спортчылар тәрбияләгән Е. Емельянов райондагы физкультура һәм спорт торышы, инфрактурасы белән канәгать булды.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: