Барлык яңалыклар
Спорт
24 октябрь 2017, 16:42

Суда йөзү – файдалы

Йөзү белән даими шөгыльләнүче һәм тәүлек режимга чыныгу процедураларын дөрес кертүчеләрнең нерв, йөрәк-кан система эшмәкәрлеге яхшыра.

Суда бөтен төр мускуллар хәрәкәтләнә, спортның башка төрләрендәге кебек буыннар һәм умыртка баганасына көч килми. Хәрәкәт координациясе яхшыру сәбәпле, киләчәктә балага велосипедта йөрергә өйрәнү дә җиңел булачак. Сәламәт тормыш белән яшәүне бассейнсыз күз алдына да китереп булмый. Кечкенәләрдән алып, өлкән яшьтәге кешеләр дә рәхәтләнеп йөзә ала. Суда булган вакытта баланың умыртка баганасы ял итә, чөнки аңа булган бар көчергәнеш югала. Дөрес формалы гәүдә үсешеп, ныгый һәм сколиоз да барлыкка килми. Йөзгән чакта су “массаж”ы аруны бетерә, йокы яхшыра, эмоциональ фон да әйбәтләнә.

Йөзәргә өйрәнеп, аның белән даими шөгыльләнгәндә баланың чирләргә каршы торучанлыгы арта. Үзенең яшьтәшләре арасында сирәгрәк авырый. Әгәр дә ата-аналар балаларын йөзәргә үзаллы өйрәтергә уйласалар, менә шундый кагыйдәләрне онытмагыз:

-бала суда чикләнгән вакытта – 5-10 минут кына булырга тиеш,

-һава температурасы 25-30 градус тәшкил итсә, суныкы 20-24 градустан да түбән булмасын.

Бала суда өшергә тиеш түгел, ул агарынса, иреннәре зәңгәрләнсә, аны судан тиз генә чыгару кирәк. Ә суга керер алдыннан тамчылар белән уйнап, үзенә су чәчрәтеп алсын. Тәннең суга өйрәнеп китүе мөһим.

Р. Әмиров,

тренер.


Читайте нас: