Барлык яңалыклар
Спорт
15 сентябрь 2017, 13:44

Без спортны сайлыйбыз

Районда төрле спорт чаралары, ярышлар еш үткәрелә. Бигрәк тә үсеп килүче буын вәкилләрен физкультура, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мөһим.

Шушы максаттан ел саен уку елы башлангач “Балаңны спортка алып кил” дип аталган акция оештырыла. Быел да бу чара мәктәп укучыларын, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне, аларның ата-аналарын, укытучыларны, тәрбиячеләрне узган җомгада “Танып” стадионына җыйды.

Спорт «ярминкә»сенә килүчеләрне район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин сәламләде. Алар балаларны физкультура һәм спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Район хакимиятенең физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча бүлек начальнигы Валерий Шәрипов һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Гөлшат Маннанова төрле ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чарада катнашкан балалар бергәләшеп зарядка ясады, спорт секцияләре һәм түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын зур кызыксыну белән карады. Эльмира Хәмәтнурованың музыкаль күчтәнәче бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде.

Агымдагы елда 16 спорт төре буенча секцияләр тәкъдим ителде: нәфис гимнастика (Н.Абдуллина), велоспорт, йөзү (Р.Әмиров), чаңгы ярышы (Е.Котлыметова), гимнастика (Г.Маннанова), баскетбол (Р.Муллагалиев), милли көрәш (И.Ногманов), мини-футбол (В.Садыйков), шашка (Ф.Ситдыйков), шахмат (И.Талипова), өстәл теннисы (Р.Таһирова) армрестлинг, гер спорты (Р. Хәмидуллин), волейбол (В.Шәрипов, Р.Әхмәтҗанов), җиңел атлетика (В.Котлыяров), каратэ (А.Богданов). Акция дәвамында чарага килүчеләр барлык түгәрәкләр турында мәгълүмат алды, тренерлар белән әңгәмәләште. Ахырда һәр бала күңеленә хуш килгән спорт секциясенә язылды.

А.Фазлетдинова
Читайте нас: