Барлык яңалыклар
Спорт
8 февраль 2017, 18:00

Мәгариф хезмәткәрләре көч сынашты

12-13 гыйнварда районда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Анда мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка мәгариф учреждениеләре коллективлары актив катнашты. Чараны тантаналы ачуда район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Ралис Камилҗанов чыгыш ясап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Командалар биш спорт төре буенча сынаулар үтте. Беренче көнне алар волейбол һәм шахмат уеннарында көч сынашты. Уеннар бик киеренке барды, һәрбер команда җиңүгә омтылды. Бәйгенең икенче көнендә мәгариф хезмәткәрләре чаңгыда узышу, өстәл теннисы, йөзү буенча ярыштылар. Шул ук көнне нәтиҗәләр дә ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Төрле спорт ярышларында алдынгылар рәтендә булган Борай беренче мәктәбе коллективы быел да сынатмады һәм беренче урынга лаек булды. Икенче, өченче урыннарны, тиңдәшле рәвештә, район мәгариф бүлеге һәм өченче мәктәп командалары яулады. Җиңүче командаларга кубок-лар һәм грамоталар тапшырылды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр өч мәртәбә бушлай бассейнда йөзү абонементына ия булды.

Читайте нас: