Барлык яңалыклар
Спорт
20 декабрь 2016, 12:39

Кышкы спорт сезоны ачылды

Хезмәт коллективлары һәм мәктәп укучылары арасында, ел темаларына багышланып, “Чаңгы спорты–наркотик-ларга каршы” дигән девиз астында ярышлар узды. Анда район предприятие, учреждениеләреннән хатын-кызлар һәм ир-егетләр өч яшь төркеме буенча көч сынашты.

Спортчыларны кышкы сезон ачу уңаеннан муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов котлады, районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар барлыгын әйтеп узды.

35 яшькәчә хатын-кызлар арасында финиш сызыгын беренче булып – гимназия укытучысы Ленара Ситдикова, ир-егетләрдән мәгариф бүлеге хезмәткәре Айрат Галиев узды. Артабан 50 яшькәчә төркемдәге хатын-кызларга старт бирелде. Бу яшь төркемендә беренчелекне беренче мәктәп укытучысы Алиса Тимиряева алды. Яңа Тазлар укытучысы Айрат Садыйков ир-егетләр арасында пьедесталның беренче бас-кычына күтәрелде. 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үзәк дәваханә хезмәткәре Фидания Закирова һәм Ваныш мәктәбе укытучысы Венер Арслановка тиңләшүче булмады. Командалар арасында беренче урынны – район хакимияте, икенчене – район үзәк дәваханәсе, өченче урынны гимназия яулады.

8-9 класс укучылары арасында кызлардан беренчелекне Гөлназ Миңнуллина (Ваныш), егетләрдән Әнүр Сафин (Яңа Тазлар) яулады. Гомум зачет нәтиҗәләре буенча беренчелеккә – Ваныш мәктәбе, икенче урынга – Яңа Тазлар, өченчегә Зур Шөкшән мәктәбе командалары лаек булды.

Ә 10-11 класслар арасында беренчелеккә кызлардан Зур Шөкшән мәктәбе укучысы Арина Минлина, егетләрдән шул ук мәктәптән Айнур Латыпов чыкты. Беренче урынга Зур Шөкшән, ә икенчегә – гимназия командасы лаек булды.

Призерларга – Мактау грамоталары, ә җиңүче командаларга кубоклар тапшырылды.

Читайте нас: