Барлык яңалыклар
Спорт
20 декабрь 2016, 12:43

Хоккей – чын ир-егетләр уены

Елның һәр мизгеле көтеп алына. Кыш айлары салкын һәм буранлы булуга кара-мастан, спорт сөючеләргә киң мөмкинлекләр ачыла-җиргә беренче карлар төшү белән диярлек, чаңгылар киелә, боз мәйданчыклары үсмер малай-кызларның шат тавышларына күмелә...

Шабай балалар йортында тәрбияләнүчеләргә спорт белән ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылды. Карлар явып көннәр салкынайтканчыга кадәр, алар залда волейбол, баскетбол һәм башка уеннар белән мавыкты. Хәзер исә, малайларны дәресләрдән буш вакытта тыштан кертеп булмый. Боз мәйданчыгында тимераякта шуу, шайбалы хоккей уйнау сәламәт үсешкә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып тәрбияләнергә киң мөмкинлекләр ача. Әлбәттә, балалар алышынып тора. Мәсәлән, үткән елда Шабайдан киткән алты үсмер малай һәм кыз төрле уку йортларында белемнәрен дәвам итә. Алар районда үткән шайбалы хоккей ярышларында призлы урыннарда булды. Абыйлары янында мәш килгән түбән сыйныфта укучылар да, бүген тимераякта шуып, ихлас күңелдән шайба артыннан йөгерә. Күптән түгел Шабай-Борай малайлары командалары көч сынашты. Уен киеренке барды. Шулай да хуҗалар сынатмады , уен шабайлылар файдасына 8:7 исәбенә тәмамланды. Мондый дусларча очрашулар кыш дәвамында кимендә биш-алты тапкыр була. Борайлыларның да кунакка чакыруы хуплап каршыланды. Ятим һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар өчен районның төрле авыл мәктәпләрендә белем алучы үз яшьтәшләре белән еш аралашып торуның тәрбияви әһәмияте зур. Кече яшьтән спортта һәм хезмәттә чыныгып үскән малайлар һәм кызлар тормышта да үз юлын, лаеклы урынын таба.

Читайте нас: