Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль , 14:09

Үз эшенең осталары

Районыбыз хезмәтчәннәре арасында башкаларга үрнәк итеп куярлык тырышып эшләүчеләр бар. “Колос” хуҗалыгында да очратырга була андый уңганнарны.Бозаулар караучы терлекчеләрнең эше үтә дә җитди, чөнки аларга яшь терлекләрне төрле шартларда сәламәт итеп үстерергә, малларның сакланышын тәэмин итәргә кирәк

Үз эшенең осталары
Үз эшенең осталары

Өч көннән өч айга кадәрге бозаулар караучы Гөлчәчәк Рәхимова, Гөлнар Хәтмуллина һәм Фәрия Туктамышева зарлануны белмичә эшли.
– Күп еллар терлекчелек тармагында хезмәт кую дәверендә үз эшебезнең барлык нечкәлекләренә төшендем дияргә була. Кызлар белән һәр эшне бергәләп башкарабыз. Алар да терлекчелектә озак еллар эшлиләр. Безнең карамакта хәзерге вакытта 200гә якын баш бозау бар. Бозауларга сөт бирәбез. Бозаулар алдына коры печән, катнашазык, яфраказык куябыз, асларын чистартабыз. Аслары чиста, коры булса, алар салкыннарга бирешми, – диде Гөлчәчәк Рәхимова, хезмәте белән таныштырып.
Без бирегә килгәндә Гөлчәчәк белән Гөлнар эштә иделәр, Фәрия ханым – ялда. Өч терлек караучы сменалап эшлиләр.
– Яшь бозаулар карау аеруча җаваплы, зур игътибар сорый торган эш, чөнки бу чорда бозауларның организмы чыныгып бетмәгән. Тиешенчә карап җиткермәсәң, үлем очраклары да булырга мөмкин. Биредә Гөлнар, Гөлчәчәк һәм Фәрия ханымнар эшләгәндә, безнең күңел тыныч. Чөнки алар үз эшләренә аеруча җаваплы карый, – диде хуҗалык зоотехнигы Айдар Рәхимов.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: