“Салават” хуҗалыгы бу җәһәттән горурлана ала. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр туган җиренә намус белән хезмәт иткән Илүсә ханым зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау-хөрмәтләргә лаек. Читтән караганда ындыр табагы мөдиренең эше җайлы, сезонлы эш кебек тоела. Чәчү, урып-җыю кампаниясендә генә эшлиләр кебек алар. Әмма бу – төптән дөрес булмаган фикер. Мөдирләрнең хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе.
– Ындыр табагы мөдире Илүсә Гыйлманшина тәҗрибәле белгеч, – ди хуҗалык җитәкчесе Ринат Раянов. – Көзге урып-җыю вакытында ындыр табагы көн саен тонна-тонна ашлык кабул итә һәм эшкәртә: калибрлыйлар, агулыйлар, саклауга куялар яки көзге чәчүгә әзерлиләр. Ул ашлыкны тиешле кондициягә җиткереп эшкәртүне оештыручы, саклауга куючы.
Ашлык амбарга салынгач, язгы чәчүгә аны саклап чыгару зур көч таләп итә. Бу бурычны да Илүсә ханым намус белән башкара.
Егерме ике елдан артык ындыр табагы мөдире булып хезмәт салган бу ханым эшнең остасына әверелгән.
Илүсә Хәләф кызы тумышы белән Әҗәк кызы. Күпбалалы гаиләдә туып үскән. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер һөнәрен үзләштергән. 1987 елда хезмәт юлын башлап җибәрә, хуҗалыкның төрле эшендә көчен сала. Әлеге вакытта “Салават” хуҗалыгының алыштыргысыз хезмәткәре.
Шундый тынгысыз, зур көч һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәттә гомер үтеп китеп ята. Илүсә ханым үз уңышлары, тормыштагы иминлеге өчен хуҗалыкның бүгенге җитәкчесе Ринат Раяновка да бик рәхмәтле. “Хезмәт кешесенең эшен күрә белә, хөрмәтли. Бер генә мәсьәлә дә җитәкчебезнең игътибарыннан читтә калмый, гади эшченең барлык проблемаларын да хәл итәргә тырыша. Ринат Хәким улы кайгыртучан, тырыш хуҗа, белемле җитәкче. Хезмәтебезне җиңеләйтү өчен барысын да эшли, ел саен эшебездә яңа алымнар кертә. Безгә шундый зур игътибар булганда, күңел үсә, сөенә-сөенә, тырышып эшлибез. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килә”, – ди ул.
Билгеле, бүгенге яшьләр авылда төпләнергә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә атлыгып тормый. Илүсә Гыйлманшинаның фикере башкача.
– Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар, тамагы тук, өсте бөтен була. Авыл җирендәге киң, иркен йортны, үз бакчаңны шәһәр җирендәге таш фатирга алыштырып буламыни!? Авылда эш юк дип зарланучылар бихисап. Эштән курыкмаган, тырыш кешегә бар җирдә дә эш бар, – ди ул.
Тормыш иптәше Фәнзил белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ике онык шатлыгын кичерәләр.
Бүген тулы канлы тормыш белән яшәүче Гыйлманшиннар киләчәккә дә матур планнар корып гомер итә. Хыялларының тормышка ашасына шик юк.