Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе никадәрле генә үзгәрсә дә, әллә күпме ат көче булган техника уйлап табылса да, ат «җене» кагылган кешеләребез булуы үзенә күрә зур куаныч.
Алай гына да түгел, төрле ярышларда катнашып, үзебезнең район атларының данын еракларга ирештерүчеләр булуы зур горурлык.
Касияр авылында урнашкан “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгы ит, сөт җитештерү, бөртекле ашлык игү һәм мал азыгы культуралары үстерүдән гайре чабыш атлары да үрчетә. Атларны карауда хуҗалык җитәкчесе Илиягә Алмаз һәм Альмир уллары булыша. Бу егетләргә кече яшьтән үк ат җене кагылгандыр.
Алмаз бәләкәйдән үк атлар ярата. Мәктәптән кайткач та атлар кырына йөгерә торган була. Колыннар сөеп үскән егет ул. Өченче сыйныфны тәмамлагач, сабантуйларда катнаша башлый. Альмир да абыйсы яныннан китми, атлар, колыннар тирәсендә мәш килеп үсә. Малайлар ат өстеннән күренмиләр дә, аларга “Ыңгырчак” дип исем дә биргән була авыл халкы. Ат бар, ә кешесе күренми. Укудан кайткач та мал кырына чыгып йөгерәләр. Атлар җигеп, атта йөреп, ат өстендә үскән егетләр алар. Атка гашыйк булган егетләр бер сабантуйдан да калмыйлар. Үзебезнең районыбызда гына түгел, күрше районнарда да катнашалар. Зуррак үскәч, Пермь өлкәсендә дә сабантуйларда катнашып, беренче урыннарны яулыйлар Әгъләмовлар.
Әниләре Илия бер очракны искә алды. “Альмир өченче сыйныфта үзебезнең авылыбызда Иске Тазлар мәктәбендә укый, ә Алмаз Яңа Тазларда бишенче сыйныф укучысы иде. Альмир укып кайта, өстен алыштыра да, “абыйга барам әле” дип, ат җигеп абыйсын каршы алырга китә иде. Курыкмый ул балаларга ат биреп чыгарганбыз бит, ышанычлы шул алар”, – дип сүзен йомгаклады Илия ханым.
“Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгы 2019 елда грант откач, Илия атлар алырга ниятли. Агалы-энеле Әгъләмовлар өчен бу яңалык иң куанычлысы булгандыр. Тәүдә үз ихаталарында гына атлар була, инде килеп хуҗалыкка да атлар кайткач, егетләр бар көчен биреп эшли башлыйлар.
– Улларым минем универсал, чөнки алар терлекче дә, механизатор да, водитель дә, оператор да, кирәк икән сыер да савалар, кирәк икән, кулларына эретеп ябыштыру аппараты тотып та эшлиләр. Нинди эшкә тотынсалар да, алар барсын да аткарып чыгалар. Алар эшләмәгән эш юк, – дип елмая әни кеше. – Кызларым да (киленнәрен Илия ханым кызларым ди) бик уңган. Кулларыннан килмәгән бер нәрсә дә юк. Бүгенгә мин горурлык белән әйтә алам: мин – бәхетле әни, бәхетле нәнәй. Минем өч оныгым бар, мин аларны бик яратам.
Илия ханымның өченче улы Азамат Екатеринбург шәһәрендә аграр университетта укый, агроном булачак. Ул да укуын тәмамлагач, абыйлары янына кайтып, туган җирдә эшләргә хыяллана.
– Безнең иң яраткан хайваныбыз – ат. Без аларны зур акыл иясе дип атар идек. Алар ышанычлы дус та, тынычландыручы да. Алар абзарга кергәнне сизә һәм сине кешнәп каршы ала. Бу безнең хобби гына түгел, атлар безнең яшәү рәвеше дә, – диләр Әгъләмовлар.
Фермер хуҗалыгы – ул бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр һәм зур хезмәт. “Бездә яллар юк, чөнки маллар эш көннәрендә генә түгел, ә көн саен ашарга тели”, – дип елмаеп озатып калдылар егетләр.