Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 ноябрь 2021, 10:15

Хуҗалык ышанычы ул

Авыл язмышын үзенең язмышы итеп, бәхетне туган җирендә тапкан булдыклы кешеләр соклану уята. Шундый егәрлеләр безнең районда күп. Тотрыклы авыл хуҗалыгы предприятиесе исемлегенә кергән “Урожай” хуҗалыгында хезмәт салучы Хәлил Дәүләтханов әнә шундыйлардан.

Хуҗалык ышанычы ул
Хуҗалык ышанычы ул

Хәлил Хөрмәт улы Даутлар авылында туып-үскән. Башлангыч белемне туган авылында алып, укуын Кәшкәләү авылы мәктәбендә дәвам итә. Нефтекама шәһәрендә 47 санлы һөнәри училищеда нефть белгечлеге буенча укырга керә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын “Мир” колхозында тракторчы булып башлый. 2014 елдан башлап Хәлил абый “Урожай” хуҗалыгында хезмәт сала. Яз, көз айларында “Т-4 Алтай” тракторында җир эшкәртсә, җәй көне комбайнда эшли, ә кышын малчылыкта көч сала.
Орлыкны җиргә салып кына мул уңышка ирешеп булмаячагын аңлап, бар көченә тырыша авыл хезмәтчәне.
– Җирнең кадере аның күпме мәйданда булуында түгел, аны тәрбияләүдә, хөрмәт күрсәтүдә. Хезмәтем уңышы белән сөендерде. Җир, малчылык белән шөгыльләнүнең җиңел түгеллеген аңласам да, тырышлык таләп иткән тынгысыз хезмәттән куркып тормадым. Җир эшен, техниканы бәләкәйдән белеп үстем, – ди ул.
Хәлил Дәүләтхановның барлык тормыш юлы туган җире белән бәйле. Әлбәттә, гаиләсенең – тормыш иптәше һәм балаларының хәстәрен һәм ярдәмен тоеп яши һәм эшли. Бүген тормышын туган җире белән бәйләгәненә, бәхетне шунда табуына сөенеп туя алмый.
Игенче, механизатор, терлекче булу – зур җаваплылык таләп иткән авыр хезмәтләр. Һөнәреңә тугры калып, җирнең ямен-тәмен тойган, дан өчен түгел, хезмәт җимешенең халыкка кирәклеген аңлап, тырышып иген үстергән шундый тырыш ир-егетләребез авылларыбызның терәге, районның тоткасы булып тора.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: