Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 ноябрь 2021, 10:45

Авыл хуҗалыгында эш аз түгел

Районның икътисади үсеше элек-электән үк авыл хуҗалыгында эшләрнең уңышлы баруына бәйле. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме алдыннан без, матур казанышлары белән районда гына түгел, республикада билгеле булган “Урожай” хуҗалыгында булып, алар ирешкән уңышлар, халыкның тормыш хәле белән якыннан таныштык. Бу хуҗалыкны озак еллар инде игенчелектә дә, терлекчелектә дә башкаларга үрнәк итеп куярлык. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Камил Галиев хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгында эш аз түгел
Авыл хуҗалыгында эш аз түгел

– Безнең хуҗалык – катнаш авыл хуҗалыгы, без үсемлекчелек, сөт һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнәбез. Бу елда хуҗалык эшчәннәре алларына куелган бурычны намус белән үтәп чыктылар. 2021 елда хуҗалыкның гомум чәчү мәйданы 3678 гектар тәшкил итте. Бөртекле культуралар 2446 гектар мәйданда чәчелгән. Азык белән тәэмин итү өчен 182 гектар мәйданда күпьеллык һәм берьеллык үләннәр бар.
Игенчеләр өчен һава шартлары уңайлы булды дип әйтеп булмый, көннәрнең артык эссе булуы эшкә уңай тәэсир ясамады. Шуңа карамастан, 32810 центнер иген җыелып алынды.
Мондый уңышларга ирешүдә, әлбәттә, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең өлеше зур. Механизаторларның эшләренә җаваплы каравы нәтиҗәсендә күләмле эшләр башкарылды. Бу эшләрне башкаруда Хәлил Дәүләтханов, Фәдил Шәрәфгалиев, Салават Заһиров һ.б. фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте.
Икмәк бөтен нәрсәгә дә баш, икмәк булса, җыр да булыр, ди халык мәкале. Бу бик дөрес әйтелгән сүзләр. Безнең эшчәннәребез бу хак сүзләрне дөрес аңлап, игенчелектә зур уңышларга ирештек дисәк, дөрес булыр. Техниканы урып-җыюга сыйфатлы әзерләү артабангы эш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Терлекчелектә дә ирешкән уңышлар бар. Хуҗалыкта барлыгы 1478 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 625 баш сыерлар. Агымдагы елның тугыз аенда 18900 центнер сөт, 1200 центнер ит җитештерелде. Мондый уңышларга ирешүдә терлекчеләрнең фидакарь хезмәте тора. Терлекләрнең мул продукция бирүе, аның бәләкәйдән үк чирләтмичә, дөрес тукландырып, тәрбияли белүенә бәйле. Әлбәттә, бу эшне инде бездә җаваплы, үз эшләренең остасы булган хезмәтчәннәр башкара. 2-4 айлык бозауларны караучы Светлана Әсәдуллина озак еллар бу эшен җиренә җиткереп эшләп килә.
Хуҗалыкта барлыгы 64 кеше көч сала, кыр эшләре вакытында коллективның саны 110 кешегә җитә икән. Техника сатып алу мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары да байтак. Шул җәһәттән “Урожай” хуҗалыгында 2021 елда «Росагролизинг» компаниясе аша 37,1 миллион сумлык техника сатып алынган.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: