Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2021, 16:20

Игелекле эш бүләксез калмый

Октябрь башында Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төбәк икътисадының төрле тармакларында эшләүче 64 предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәренең казанышлары орденнар, лаеклы исемнәр һәм Мактау грамоталары белән билгеләнде.Элек-электән авылда игенче һөнәре иң хөрмәтле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе булган. Чөнки икмәк яки башка авыл хуҗалыгы культурасын үстерү өчен, барыннан да элек, туган җиреңне яратырга, аңа җан җылысының бер өлешен бирергә кирәк. Тагын техниканы да яхшы белү зарур. Авыл җирендә яшәүчеләр яхшы белә, механизаторлар эш сәгате белән исәпләшмичә эшли, катлаулы һава шартларында да алар иртәле-кичле басуда. Айдар Гыймалтдинов та шундый уңган, булдыклы эшчеләр рәтеннән. Ул республика Башлыгы кулыннан дәрәҗәле бүләк – “Хезмәт батырлыгы өчен” медале алды.

Игелекле эш бүләксез калмый
Игелекле эш бүләксез калмый

1982 елда Айдар Галләм улы районның Ленин исемендәге колхозына (хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе) механизатор булып эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле ул сайлаган һөнәренә тугры – аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар. Хуҗалыкта эшләгән дәвердә Айдар Гыймалтдинов үзен һөнәренең остасы һәм җаваплы хезмәткәр буларак таныткан. Иртә яздан көзге кыр эшләре тәмамланганчы ул бөртекле һәм азык культуралары чәчүдә, терлек азыгы әзерләүдә һәм уңышны җыеп алуда актив катнаша. 2021 елгы чәчү кампаниясендә уңган хезмәткәр тарафыннан 1800 гектар мәйданда кырларны чәчү алдыннан эшкәртү үткәрелгән, кара көзгә кадәр ул туңга сөрүдә мәшгуль булды. Ул һәр басуны, сөрүлекнең һәр почмагын яхшы белә. Аның өчен озын кыштан соң кар астыннан чыккан беренче яшел үсентеләрдән, язын сөрелгән беренче буразнадан, беренче тонна яңа уңыш ашлыгыннан да зуррак шатлык юк. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең үсемчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе булуында, һичшиксез, Айдар Гыймалтдиновның өлеше зур.
Аның тормышы да гади һәм дөрес. Төп эшеннән тыш, Айдар Галләм улы тормыш иптәше белән йорт хуҗалыгы алып бара. Гыймалтдиновлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Айдар Галләм улын чын күңелдән олы бүләге белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, яраткан эшендә уңышлар телибез!

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: