Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь 2021, 11:50

Маллар – ышанычлы кулларда

Р.Арсланов шәхси хуҗалыгы фермасында 300гә якын баш сыер малы асрала. Башмаклар көтүдә савым сыерларыннан аерым йөртелә. Булган малларны уңышлы кышлату өчен мул азык запасы булдырылган, эшче көчләр дә җитәрлек. Биредә көч салучы Рәмил Әхмәтҗанов үз иңнәренә йөкләнгән хезмәтне намуслы башкара.

Маллар – ышанычлы кулларда
Маллар – ышанычлы кулларда

Бу көннәрдә башмак көтүен ул көтә. Ә көтүченең вакыты бик әкрен уза, аның һәр секунды – минутка, минуты сәгатькә тиң. Җитмәсә, суык, каты җилме, яисә хәлдән таярлык эссеме, кигәвенме – көтүче бернигә дә карамастан үз вазыйфасын башкарырга, маллар өчен җавап бирергә тиеш. Шәхинур Шәрифуллин белән Марат Сәгыйтов савым сыерларын көтә, герефорд токымлы 67 баш мал өчен Рәфит Мусин җаваплы. Көтүне эш урыны итеп кенә түгел, тере җанлы маллар дип эшли торган кешеләр алар. Маллар иртәнге җидедән көтүгә чыгарылалар, кичен караңгы төшкәнче үләндә йөртеләләр.

Әлеге чордагы хезмәт нәтиҗәләре бигрәк тә көтүчеләрнең үз эшләрен җиренә җиткәреп, куелган таләпләрне тиешенчә үтәп башкаруына бәйле. Җитәкчеләр дә көтүчеләрне мактап телгә ала.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: