Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 октябрь 2021, 10:35

“Алмагач” питомнигы – Борай бренды

Безнең районда «Алмагач» җиләк-җимеш питомнигы уңышлы эшләп килә. 2004 елда төзелгән крестьян-фермер хуҗалыгы җиләк-җимеш һәм декоратив культураларны һөнәри нигездә үстерү белән шөгыльләнә. Галия Муллаян кызы һәм Әлфис Мөгътәсим улы Мөгаллимовлар җитәкләгән хуҗалык - районда гына түгел, хәтта республиканың бөтен төньяк-көнбатыш төбәгендә беренче булып, әлеге эшчәнлек төрен җәелдереп җибәргән бердәнбер питомник.

“Алмагач” питомнигы – Борай бренды
“Алмагач” питомнигы – Борай бренды

Барлыгы 50 гектар мәйданны биләгән участокта 60 сортка якын алма, 5-6 сорт груша, слива, чия, кызыл, кара миләш, шомырт, балан агачлары, сары, кызыл, кара кура җиләге, ак, кара, кызыл карагат, бөрлегән, зелпе, барбарис, дүләнә (аю камыры), гөлҗимеш куаклары, декоратив агач һәм куаклар, 5-6 төрле җир җиләге, виктория һ.б. үсә. Агач үстерү җиңел хезмәт түгел. Бер үсентене үстерү өчен көннәр, айлар гына түгел, еллар кирәк. Бүген агач утырттым да, табыш алдым дип өметләнергә юк, моның өчен дистә еллар кирәк булырга мөмкин. Бу көннәрдә питомникта көзге үсентеләрне утырту белән мәшгульләр. Үрчетү өчен, махсус үстерелә торган агач-куаклардан чыбыкчалар алынып, теплицага утыртыла.

Мөгаллимовлар хуҗалыгы, аңа зур гаиләнең барлык әгъзалары да җәлеп ителеп, тулысынча гаилә предприятиесенә әйләнгән. Олы уллары Илгиз тормыш иптәше Резеда белән техника, хәвефсезлек өчен җаваплы. Кечесе Рөстәм – агроном, хуҗалыкның эшчәнлек өлкәсендә хокукый нормаларны үтәве аның карамагында. Рөстәмнең тормыш иптәше Лилия теплица хуҗалыгы эшчәнлеге һәм продукцияне сату өчен җаваплы. Кияүләре Азамат декоратив культуралар үстерү белән шөгыльләнә, кызлары Гөлназ документлар һәм оешмалар белән килешүләр төзү буенча эшли.

Тынгысыз хуҗалар үз көчләренә генә таянсалар да, район хакимияте игътибарыннан да читтә калмый, район җитәкчелеге эшлим дип торган эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтеп, Мөгаллимовлар грантка ия булган.

Нигез салучыларның һәм барлык хезмәткәрләрнең армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсендә крестьян-фермер хуҗалыгы районлаштырылган җиләк-җимеш культураларының, декоратив агач-куакларның, аларның үсентеләренең сортларын үстерү буенча тотрыклы эшләп килә. “Алмагач” питомнигын, һичшиксез, Борай бренды дисәк тә, ялгышмабыз. Мөгаллимовлар, төрле район, республика күләмендә үткән күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә үз продукциясен лаеклы тәкъдим итеп, җиңүчеләре һәм призерлар исемен яулады.

Хәзерге вакытта безнең хуҗалык халыкка йөздән артык төрле җиләк-җимеш һәм декоратив культураларның сортларын тәкъдим итә ала, - дип сөйли Галия Муллаян кызы. - Продукция үстерүдән тыш, без бакчачыларга киңәшләребез белән булышабыз, үсентеләрне дөрес карау, үстерү алымнарын күрсәтәбез. Безгә эш тәҗрибәсе һәм киңәшләр артыннан күрше-тирә районнардан гына түгел, республиканың ерак районнарыннан да, хәтта Русиянең башка төбәкләреннән дә бакчачылар һәм фермерлар килә.

Бүгенге көндә гаилә подряды буенча эшләүче Мөгаллимовларның крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы үсеш ала. Берничә елдан питомникны тагын да киңәйтергә хыяллана җитәкчелек. Коллективның планнарында – җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар үсентеләре санын арттыру, җиләк-җимеш саклау өчен шартлар тудыру. Хәзерге вакытта зур, заманча теплица төзелеп бетү алдында.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: