Ындыр табагындагы техниканы эксплуатацияләү, салынган чәчүлек орлыкларны тазартып, бөртекле культураларның сортларын, төрләрен кушылдырмыйча сорт үзенчәлекләрен саклау Илдар Шәймәрданов, Петр Фархутдинов (рәсемдә) һәм Вадим Тимерханов иңендә. Эшчеләр һава температурасы түбән булуның орлыкларга кире йогынты ясау ихтималын игътибардан читтә калдырмый, келәтләрдә дымлылыкны да контрольдә тоталар, чөнки температура режимын үтәмәү орлыкларның шытымына кире йогынты ясарга мөмкин. Бүлекчә җитәкчесе Даниф Нигъмәтҗанов сүзләрендә караганда, 2022 ел уңышына ныклы нигез булдыру өчен 200 тоннага якын бодай һәм шулай ук арпа орлыгы кирәк. Хуҗалыкта киләсе ел уңышы өчен 250шәр тонна бодай һәм арпа орылыгы запасы тупланган.
Бу эшләр белән беррәттән урылган җирләрне туңга сөрү дә бара. Дүрт агрегатта Александр Романов, Ренат Гыймранов, Илнар Насыйбуллин, Георгий Баюршин аны өлгер темплар белән башкаралар. Шушы уңганнар көче белән 1300 гектар җир сөрелгән дә инде. Атна-ун көн эчендә эшләрне төгәлләргә планлаштыралар.