Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзенең чыгышында уракның никадәр җитди һәм җаваплы чара булуын, бу чорда һәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады. Ул барлык мөмкинлекләрне барлап, уракны уртак көч белән, югалтуларсыз, сыйфатлы итеп, башкарып чыгарга чакырды. Рушан Кадим улы килүчеләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырып, бөртекле культураларның мәйданын арттырырга кирәклегенә басым ясады. “Аграрийлар урып-җыю эшләренә әзер, техник мөмкинлекләр бар, һәм моңа күпчелек республика булышлыгы ярдәмендә ирешелә”, – диде ул. Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм гомер бәйрәме уңаеннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Өлфәт Гайсинга район хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырды. Артабан “Урожай” хуҗалыгы җитәкчесе Камил Галиев иген басуын ничек, ни рәвешле эшкәртүләре, нинди орлыклар чәчелүе, нинди ашламалар кертүләре турында сөйләде. Семинарда катнашучылар хуҗалыкның рапс һәм арыш басуларында да булдылар. Биредә югары уңыш алу өчен басуларның нинди ысуллар кулланып эшкәртелүе, “Юбилейная” һәм “Амулет” сортлы рапс культуралары турында бәян итте хуҗалык җитәкчесе.
–Узган көз, кинәт туңдырып күп кенә мәйданда арышларны юкка чыгарды, елның коры килүе дә иген басуларын көйдерде. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Шуңа күрә теге яки бу сәбәпләр табып калмаска, ә яздан иртә кузгалырга кирәклеген онытмыйк. Шулай ук басуларны өстән генә эшкәртмик, тирән итеп сөреп чәчсәк, вакытында ашламасын кертсәк, уңыш та мул булыр. Орлыкларны да акрынлап булса да элиталы сортларга әйләндереп бетерергә кирәк. Безнең район өчен бик тә уңышлы “Кенейская” сортлы бодайны көздән хәстәрләргә тырышыгыз. Рапс культурасына килгәндә, ул беркайчан да үзен оттырмый. Аның сату хакы кыйммәт булгач, җыеп алынган уңыш чыгымнарны каплый.
"Урак чоры бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел, һәммәбез аңа үз өлешебезне кертик. Уңышны югалтырга ярамый,–диде авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов.
Шулай ук комбайннар артыннан басуларга туңга сөрергә тракторларны кертергә кирәклегенә дә басым ясалды.
"Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык" дигәннәр бабаларыбыз. Билгеле, барлык хуҗалыклар да яңа техника белән тәэмин ителмәгән, комбайннарга күп авырлык төшә, әмма алар уракка ныклап әзерләнгәнгә күрә барысы да төзек эшли. Киңәшмәдә шулай ук амбарларда эшне оештыру, игеннәрне урнаштыру, техника хәвефсезлеге кагыйдәләре һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды.