Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 июль 2021, 15:55

Һəрбер башагы кадерле

Районда урып-җыю эшлəре көннəн-көн кыза бара. Хуҗалыклар берəм-берəм басуларга арыш урагына комбайннарын чыгаралар.

Һəрбер башагы кадерле
Һəрбер башагы кадерле

“Урожай” хуҗалыгы хезмəтчəннəре дə шушы көннəрдə яңа кайткан заманча комбайннары белəн басуларны иңлəргə чыктылар. Биредə бөртеклелəр мəйданы 2400 гектар били, бүгенге көнгə көзге культуралар 110 гектарда җыеп алынган, корылык булгач, уңыш гектардан 13 центнер тəшкил итə. Комбайнчылар берсе артыннан берсе тезелеп, 80 гектарлы басуда эшне тəмамлап, янəшəдəге 50 гектар мəйданны билəгəн арыш җиренə килеп керделəр. Илшат Даутов, ХəлилДəүлəтханов, Рəфил Хамматов һəм Илдар Гаффановлар – комбайнчы егетлəр. Урып-җыю эшендə алар инде берничə дистə ел хезмəтлəрен салалар.

Һəм, илнең туклыгы алар кулында икəнен яхшы аңлап, көн-төн белəн исəплəшми эшлилəр.

– Игенче хезмəте бер дə җиңел түгел, күп көч талəп итə, шул ук вакытта бик җаваплы да. Ул эшнең тəмен, икмəкнең кадерен белергə өйрəтə. Мин комбайнда армия сафларында хезмəт итеп кайтудан бирле

эшлим. Хəзер инде чит ил машиналары, чит ил комбайннарында эшлибез. Аларда,берсүзсез, эшлəргə җайлырак.Комбайннан төшеп, аның янында чабып-нитеп йөрисе юк, барлык уңайлыклар да кабина эчендə. Салонда кондиционерлар да, башкасы да бар, кызу түгел. Эшлəргə телəүче яшьлəр дə эшлəсеннəр, комбайннары бик җайлы, яхшы. Утырып, рəхəтлəнеп эшлəргə була,–ди Хəлил Дəүлəтханов.

Комбайннар артыннан ук пресс-җыйгыч белəн саламны төргəклəп килəлəр. Эш болай кызу темпларда барса, урак эшлəре дə озакка сузылмас.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: