Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июль 2021, 09:25

Беренче тезмəлəр салынды

Җəй үз вакыты белəн барган кебек тоелса да, кай арада уртасын узганбыз, тиз үтə шул ул. Кичə генə ямь-яшел булып күкрəп утырган басуларга күзгə күренеп сары төс иңде дə куйды. Шуңа күрə дə уракка иртəрəк чыктылар. Кызу темпларда район хуҗалыклары басуларында урак башланды. Бу кампаниягə районда иң беренчелəрдəн булып Лариса Вəлиева крестьян-фермерлык хуҗалыгы чыкты.

Узган елларда уңышны җыеп алу июльнең соңгы көннəрендə башланса, быел уҗым культураларын теземнəргə салуга ике атнага алданрак керештелəр. Авыл хуҗалыгы идарəлеге белгечлəре сүзлəренə караганда, моңа һава торышының коры һəм эссе килүе сəбəпче.
Иген басуында эшлəр бик кызу темпта бара. Кояшлы көннең һəр минуты кадерле икəнен аңлап эш итə комбайнчылар. Комбайн кабинасыннан җиңел хəрəкəтлəр белəн җиргə сикереп төшкəн механизаторның кəефе күтəренке иде. Игенне җыеп алу эше бу өлкəдə “Палессе” комбайнында озак еллар хезмəт салган Азат Мөнировка тапшырылды. Хуҗалыкның Бигəнəй авылы янындагы бер басуында арыш культурасы тезмəлəргə салынса, янəшə басуда күпьеллык үлəннəр чабылып, җыелып, рулоннарга кысылып, ферма янына ташылып, өелеп бара. Бу эштə хуҗалык уңганнары “МТЗ-82” тракторында Əлфир Гəрəев белəн Руслан Имамовлар көч сала.
– Тырышсаң, эш карышмый. Механизаторлар бик булдыклы, эшсөярлəр. Мал азыгын да, аллага шөкер, кыш чыгарлык итеп əзерлəдек, менə хəзер бөртекле культураларны да исəн-имин, югалтуларсыз җыеп алсак, без бик канəгать булабыз, – ди Динарик Шакиров. Урак авыл халкының мөһим һəм зур эше. Ходай көнен бирсə, урып-җыю проблема түгел. Алда олы эш көтə. Урып-
җыюны вакытында төгəллəү игенченең хыялы инде ул. Кырдагы уңышны җыеп алып, киптереп-җиллəтеп, амбарларга урнаштыруны артык сузу ягында түгел игенче. Быел исə ашлык аеруча кадерле булырга охшап тора.
Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас