Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 июль 2021, 15:50

Савым –югары, маллар–көр булсын өчен

Кояшлы җылы һава торышы, яшел сусыл азыкның күп булуы савымнарны арттыруга ярдəм итə, өстəвенə, аның үзкыйммəте дə кышкы чорга караганда кимрəк килеп чыга. Шуңа күрə районның авыл хуҗалыгы предприятиелəре җитəкчелəре һəм белгечлəре терлеклəрне ашату һəм асрауны дөрес оештыруга зур игътибар бирəлəр. Урожайлылар да бу мөмкинлектəн файдаланырга тырыша.

–Безнең хуҗалыкта барлыгы 700 баш савым сыеры бар, бу узган ел белəн чагыштырганда 400 башка артыграк, – ди сыер саву корылмалары операторы, сөтүткəргечлəрнең чисталыгын, аппаратларның ватылуларсыз эшлəвен контрольдə тотучы Артур Саяпов. – Баш санын
арттыру өчен безнең мөмкинлеклəр дə, шартлар да бар. Быел тəүлек савым 5600 килограмм тəшкил итə, узган ел күпкə түбəн иде. Соңгы елларда тəҗрибəле сыер савучылар һəм терлекчелəр урынына яшь белгечлəр килде. Алар безнең коллективка, технологиялəргə бик тиз иялəнделəр һəм инде яхшы нəтиҗəлəр күрсəтəлəр. Эссе, начар һава торышы булганда маллар аз
ашыйлар. Алмира Зиянгирова –тəҗрибəле сыер савучы, ул инде берничə дистə
ел эшли.
– Җиңел булмаган эшебезнең барлык нечкəлеклəренə яшь савучыларны өйрəтəм. Минем төркемдə йөздəн артык савым сыеры бар, барысын да вакытында эшлəп барырга өлгерəбез. Шуңа күрə, нəтиҗəлəребез дə начар түгел, хезмəт хакы да эшлəгəн эшебездəн тора, шуңа күрə эшлəргə телəк тə бар, – ди Алмира.
Хуҗалыктагы савучылар Неля Зиангирова, Гөлназ Камаева, Тоня һəм Дина Кильдияровалар, Лилия Садретдинова үзлəренə йөклəтелгəн эшне зур җаваплылык белəн башкаралар.
– Сыерларны иртəле-кичле савабыз. Кичке савымнан соң көтүчелəр малларны янə көтүлеклəргə алып чыга һəм кояш чыкканда гына алып кайта. Шул рəвешле, тəүлек əйлəнəсенə кырда йөргəч, иртəнге савым да мул,– ди савучылар.
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: