Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июль 2021, 16:10

Сенаж чокырлары тула, мал азыгы мул була

Игенче-механизаторлар иртәнге алтыда өйләреннән китеп, кичке тугызга кадәр кырда эшләп, бар көчләрен мал азыгы әзерләүгә юнәлткән. Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен эшлиләр алар.

Әлеге вакытта Ленин исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре сенаж салуда эшли. Биредә күпьеллык үләннәрне «КСУ-1» агрегаты белән Радик Фәезов чаба. Бу агрегат хуҗалыкка яңа гына “Росагролизинг” программасы нигезендә кайтарылган. Ә Радик исә, аны үз өстенә зур җаваплылык алып, эшкә тотынган. “Дон” мал азыгы әзерли торган комбайнында чабылган печәнне җыеп алуда әтиле-уллы Әдис һәм Артур Гайсиннар эшли. Вакланган массаны МТЗ-82 тракторында Замир Хәмидуллин, ЗИЛ йөк машинасында Самат Гайсин, Вилдан Әхмәтов, КамАЗда Ирек Габидуллин ташый. Терлек азыгы әзерләүдә Ленин исемендәге хуҗалык эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Сенажның бер өлешен Бадрактагы чокырга салганнар. Биредә алар өчәү. Бер траншеяга 290 тонна азык тутырып була. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырларның күпьеллык үләннәргә дә, игеннәргә дә файдасы булмый калмас. Хәзер күпьеллыкларны вакытында, соңга калмыйча сыйфатлы килеш чабып, җыеп алырга гына кирәк. Авыл хезмәтчәннәре алдында торган төп бурычларның берсе әнә шул.
– Мал азыгына кытлык булмасын өчен, барлык басулардан күпьеллык үләннәрне чабып алып, терлекләргә азыкны мөмкин булган кадәр күбрәк әзерләргә тырышабыз. 1020 баш мөгезле эре терлегебез бар, аларның 365е савым сыерлар. Тәүлегенә 2500 килограмм сөт савып алып, Калтасы “Агромол” сөт заводына тапшырабыз. Киләчәктә ташландык җирләрне сөреп, көзгә арыш чәчәргә ниятлибез. Мал башларын арттыру өстендә дә эш алып барыла. Һәм, шулай ук, көчтән килгәнчә, хуҗалыкта техника базасын яңартуны күз уңында тотабыз. Бүгенге көнгә 2900 тонна сенаж салынды, 324 тонна чамасы печән әзерләнде, – дип сөйли хуҗалык директоры Илдар Исхаков.
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: