Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 июль 2021, 14:55

Эшләре ырамлы бара

Менә өченче ел инде "Гайфутдинова" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән районда алдынгылар сафында тора. 40 кешегә эш урыны булдырылган хуҗалыкта малчылык һәм басучылык тармаклары мул табыш китерә, эшләре дә комплекслы бара. Бер басуда печән чабылып, җыелып, кысылып, базага ташылып, өелеп барса, икенче басуда пар җирләре сөрелә. Әлеге вакытта биредә 1300 гектарда пар җире сөрелгән, 400 гектарда печән чабылган, 800 тонна мал азыгы китерелгән. Бу исә биредәге уңган, тырыш механизаторларның хезмәт җимеше.

–Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү хәлиткеч чорга керде. Узган атнада һава температурасының көндез 30 градустан да югары күтәрелүе "яшел урак"та катнашучыларны тагын да оешканрак һәм җитезрәк эшләргә мәҗбүр итә. Күпьеллык үләннәр басуында чабылган калын тезмәләрне санаулы сәгатьтә җыеп алалар. Яшел масса тиз кибә. Эшне кызурак тоту максатында печән ташуга прицеплы өч КамАЗ машинасы бүленгән. Сәгыйт Мусин, Әлфит Хәбибуллин һәм Илдус Фазлытдиновлар "басу –ферма" юлында зур тырышлык сала. Аларга рулоннарны махсус агрегат белән төяп торуда Данис Сәфәровның өлеше зур. Үләннәрне тезмәләргә Илмир Гыйлемҗанов салса, чабылган печәнне пресслап җыюда Роберт Ахунов эшли. Үләй авылы янындагы басуда пар җирләре әзерләнә. Анда "Массей Фергюссон", "Джон Дир" һәм "К-700" тракторлары тәгаенләнгән. Механизаторлар көненә 40 гектар җир эшкәртәләр. Гомумән алганда егетләргә сүз юк. Үз эшләрен җиренә җиткереп, белеп башкаралар. Шунсыз булмый да,–ди хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов. –Малларга кыш дәвамында җитәрлек сусыл азыкларны бүген хәзерләп калырга кирәк. Һәр баш малга 45-50 центнер азык тупламасак, бил­геләнгән максатларга ирешү авыр булачак. Ел саен шул күләмдә хәзерләнә.
– Ел елга охшамый, яңгырлы елны мал азыгы яхшы үсә, сезонына 3 тапкыр үлән чапкан чаклар да булды. Узган ел басуларда үлән биек булып үсте – чапкыч биеклегендә иде, быел ул күпкә тәбәнәгрәк. Бәлки әле, яңгырлар яуса, икенче тапкырында үләннәр биегрәк тә, сусылрак та булып үсәрләр, – дип әңгәмәгә кушыла "Магдон" маркалы үлән чапкыч белән идарә итүче тәҗрибәле механизатор Илмир Гыйлемҗанов. Акыллы техника –"Магдон" чапкычы комфортлы эшләү өчен җайлаштырылган булуын да искәртә. Гомумән, бу хуҗалыкта эш кешесе өчен бак яклап та уңайлыклар тудырылган. Шуңа да, терлекчелектә дә, басучылыкта та эшләр гөрләп бара.
Ике мең баштан артык герефорд токымлы үгезләр асрала. Күпчелек эш механикалаштырылган. Махсус техника ярдәмендә малларга сыйфатлы азык бирелә. Биредә әтиле-уллы Роберт һәм Рөстәм Зиннуровлар бу эшне башкара. Сыйфатлы мал азыгы белән тукландырылган терлек симертелеп, вакытында ит комбинатына озатыла, урыннарына яшь үгезләр кайтарыла. Амбардагы ашлыкны фуражга әйләндерүдә Борис Хаҗиев эшли. Гомумән, алганда биредәге һәр кеше үз урынында кирәк, алар барысы да бер-берсе белән бәйле эш башкаралар.
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: