Кодаш авылында тырыш халык яши. Авылда кем эшли, шул яши, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Кышын тамагың тук булуын телисең икән, язын-җәен-көзен тырышып-тырмашып бакчаңны карыйсың. Бакча карау – ул су сиптем дә булды түгел. Җирне дә карарга кирәк, яшелчәнең сортын да үз як-җиреңә карап, дөресен сайларга кирәк. Һәм дә инде, иң мөһиме –үз хезмәтеңне яратып башкарырга кирәк.
Флүрә һәм Илфир Фәйзуллинар җиде елга якын крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, тырышып яшелчәләр үстерә. Эшен зурдан башламаган, барысын да яхшылап уйлап керешкән алар. –Башта өй янындагы бакчада үстердек, тәҗрибә тупладык. Аннан соң инде төрле-төрле сортлар белән эшли башладык. Шуннан соң 27 гектар мәйданда бик уңышлы җир алдык. Шулай итеп, яшелчәләр белән ныгытып шөгыльләнә башладык. Күпчелек эшне әтиебез Фәгыйт, балалар белән башкарабыз. Быел, әлбәттә үстерергә кыенрак булды. Башта кәбестә үсеп китсен өчен җылылык булмады. Аннан соң инде эсселәр китте. Шулай ук чүп үләннәре дә комачаулый. Кәбестәнең яхшы итеп үсүен теләсәң, аны гел карап торырга кирәк. Без туклыклы сыекчалар дә сибәбез. Ашламаларны яфрактан да, тамырдан да бирәбез. Шунсыз булмый. Су да күп кирәк. Суны лейка белән ташып, үстереп булмый бит аны. Яңгыр булмаса, уңышның яртысы юкка чыга,–ди тәҗрибәле кәбестәче.
Хәзер Фәйзуллинар кәбестә, бәрәңге, суган, сарымсак үстерә. Кәбестәләре дә төрле-төрле сортлы. Быел шуңа өстәп, сынау өчен, ничек булыр икән дип бөртекле культуралар да чәчеп караганнар. Фәйзуллинарларның без барган басуларында гына да 15-20 мең баш кәбестә бар булып чыкты! Моның өчен күпме көч түгәргә һәм зур тырышлык кирәк. Ә бу сыйфатлар бу гаиләнеү һәр әгъзасында да бар.