Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2021, 09:10

Бар көч – сенаж салуга

Р.Арсланов шәхси предприятесендә люцерна һәм кәҗә үләненнән сенаж салу эше кызу бара. Хуҗалык эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырышып, сыйфатлы азык әзерләү өчен бар тырышлыкларын куялар. Алдагы кышлату чорында малларны азык белән тәэмин итү өчен 1500 тонна сенаж кирәк булачак икән. Әлеге вакытка азык утарына 300 тонна сусыл масса урнаштырылган.

– Сенажга дип үстерелгән 100 гектардан артык мәйданда люцерна, кәҗә үләне бар, массасы әйбәт чыга. Азыкка кытлык булмасын өчен мөмкин булган кадәр күбрәк әзерләргә тырышабыз. Запас мул булганда гына кышлату чорына тыныч күңел белән керә алабыз. 391 баш мөгезле эре терлегебез бар, аларның 72се савым сыерлары, – дип сөйләде хуҗалык мөдире Дамир Кәшфуллин.
Биредә механизатор Венер Арсланов “Полессе” комбайнында үләнне сенажга турый. Яшел массаны басу-кырлардан амбарга өч Т-150 тракторы белән Ирек Шаригин, Азамат Вахитов, Радик Яхин ташып тора. ДТ-75 һәм Т-4 маркалы тракторлар белән Идрис Камалов, Радик Бәлагытдинов сенажны тыгызлыйлар.
Хуҗалык эшчеләре Рәзәви Мөгаллимов белән Данис Бәлагытдиновлар МТЗ-82 тракторларында печән чабу белән мәшгуль. Эретеп ябыштыручы Рузалин Шәрипов һәм Рузит Гайфуллин техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итә, әле алар печән җыйгычны әзерлиләр.
Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: