Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июнь 2021, 09:55

Печән әзерләү чоры җитте

“Урожай” хуҗалыгында мал азыгы хәзерләү эше тулы куәткә бара. Әлеге вакытта авыл хезмәтчәннәре 100 гектар җирдәге печәнне чабып, аны руллоннарга кыса. Урожайлылар печән хәзерләүдә иртә өлгерә торган кәҗә үләнен куллана. Чабылган үләнне ике пресс-подборщикта Рәфит Зиннуров һәм Денис Обожин рулонга җыеп бара, Альфред Хәертдинов аны КамАЗда ташый.

– Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим. Эшләр оешкан төстә бара, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана, – дип сөйләде Рәфит Зиннуров.
Булдыклы механизаторлар авыл хуҗалыгы машиналарын югары җитештерүчән эшләтүгә ирешә. Гомумән, әлеге хуҗалыкта эштән тәм табып эшли беләләр.
Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: