Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев барлык борайлыларны, кайткан кунакларны Сабантуе бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләкчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте. Мәйдан уртасына кыр батырлары, язгы кыр эшләренең алдынгылары чакырылды. Алар артыннан авыл хуҗалыгы алдынгылары, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чакырылып хөрмәтләнде.