Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирəмгə керүенең əһəмияте зур. Урожайлылар моны яхшы аңлый. Елның-елында районда иң беренчелəрдəн булып бу хуҗалык терлекчелəре малларын җəйге лагерьга күчерə. Узган ел шушы чор савымы белəн чагыштырганда агымдагы елда 820 килограммга артык сөт җитештерелə. – Көнозыны саф һавада яшел үлəн ашап йөргəн сыерның сөте куе да, артымы да күп була. Иртəнге савымнан соң сыерлар хуш исле болынга юл ала. Биредə кичкə кадəр көтелеп, тик кичке савымга гына кайтарыла. Аннан инде кичке савымда туклыклы өстəмəлəр кушылган азык белəн тукландырыла,– ди дистə елдан артык көтүче булып эшлəгəн Олег Янсубаев. Əлеге вакытта «Урожай»
хуҗалыгының көтүлегендə 380 баш савым сыеры көтелə. Көн саен дүрт мең килограммнан артык сөт савып алына. Ел əйлəнəсенə югары савым алуга ирешү өчен бер типтагы тукландыру рационы булдырырга кирəк. Шул максаттан«Урожай» хуҗалыгында мал азыгы хəзерлəү дə кызу темпта бара. Зур мəйданда сөт кудыручы күпьеллык үлəннəр чəчелə, кукуруз һəм башка кирəкле культура мəйданнары арттырыла.