Семинар «Салават» хуҗалыгында узды. Хуҗалык җитəкчесе Ринат Раянов сүзлəренчə, терлек азыгы əзерлəү
техникасы җитəрлек, алар əллə кайчан яхшылап əзерлəп куелган – ургыч комбайннар, печəн җыйгыч, төягеч, яшел масса ташу өчен техника бар да эштə. Хуҗалыкта егерме кеше эшли. Əлеге вакытта биредə сенаж салу эше тулы куəтенə бара. Тукран авылындагы ферма янындагы траншеяга 500 тонна сенаж салыначак. 150 гектардагы люцерна һəм кəҗə үлəне дə шушы траншеяларга вакытында җыелып алыначак. Елның коры килүе күп кенə культураларны көйдереп, юкка чыгарды, шуңа күрə булган уңышны вакытында,
сыйфатлы чагында җыеп ала барырга кирəк. –Терлек азыгының сыйфаты аны хəзерлəү вакытына бəйле.
Азыкның сыйфаты юк икəн, димəк, сөтнең дə сыйфаты булмаячак. Ə сөт исə бүгенге көндə хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим, – дип семинарда чыгыш ясады районның баш агрономы Хəлил Минһаҗев. – Витаминнарга бай рационлы мал азыгы алу өчен люцерна һəм кəҗə үлəнен бергə аралаштырып чəчəргə һəм мул уңыш алу өчен печəнлеклəрне дүрт ел саен алыштырып торырга кирəк.Урып-җыю эшлəренə техниканы, ашлык кайтаруга амбарларны əзерлəү мəсьəлəлəрен дə күздəн ычкындырырга ярамый. Атна эчендə пар җирлəрен эшкəртүне дə тизлəтергə кирəк. Шул ук вакытта башка кыр эшлəрен дə онытмыйча, чəчүлеклəрне чүп үлəннəренə, корткычларга каршы эшкəртү эшлəрен дə тизлəтү мөһим. Шулай ук район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов люцерна, клевер, кəҗə үлəне кебек азык культураларының җитешү срокларын атады һəм сыйфатлы азык салу технологиясе турында сөйлəде. Ильвер Габдулла улы кукуруз һəм люцерна чəчелгəн басулар белəн таныштырды, килəчəктə безнең климат өчен яраклы сортларны терлек азыгы əзерлəүдə куллану планнары
белəн уртаклашты. Сыйфатлы мал азыгы əзерлəп, мул артым алырга кирəклеген əйтте. Шулай ук районда узачак Сабан туенда бердəм булып катнашырга чакырды. Механизаторларга, авыл хезмəтчəннəренə техник хəвефсезлек талəплəрен үтəп, бəла-казасыз эшлəргə кирəклегенə басым ясады. Семинарда катнашучылар сыйфатлы мал азыгы хəзерлəү буенча фикер алыштылар,үзлəренə кирəкле мəгълүмат алдылар.