"Салават" хуҗалыгында озак еллар механизатор булып хезмәтен салган Вәрис Гыйлемшин "МТЗ-82" тракторында махсус чапкыч белән кәҗә үләнен тезмәләргә сала. Аның артыннан ук басуга мал азыгы әзерләү комбайны килеп, яшел массаны җыеп, йөк машиналарына төйи. Әзер массаларны траншея салып, тыгызлап баралар. Хуҗалыкның икенче басуында шушы ук культураны МТЗ-80 тракторында Радик Солтанов җыйнап, рулоннарга кысып бара. Салаватлылар мал азыгы әзерләүдә комплекслы эшлиләр.
–Үлән яхшы булгач, эшләве дә рәхәт, бер әйләнүгә исләре борыннарны кытыклап торган яшел масса,"ә", дигәнче йөк машиналарын тутыра, – ди Ранис Мөхәмәтнуров.
Ранис "Салават" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү белән икенче ел мәшгуль. Әлеге хуҗалыкта "Полесье" мал азыгы әзерләү комбайнын йөгәнли. Техника иярләүдә осталыгы, тәҗрибәсе җитәрлек аның.
Яшел массаны басу-кырлардан Тукран авылының ферма янындагы траншеясына "КамАЗ" машинасы белән Салават Шәйхлисламов, "Т-150" тракторында Радик Әхмәдишин ташып тора.