Авыл хуҗалыгы
24 Мая 2021, 11:25

Сыерның сөте телендә

Җәй – терлекчелек тармагын үстерү һәм аннан аз чыгымнар тотып, күп продукция җитештерү өчен иң кулай вакыт. Тик моның өчен эшне дөрес оештыру таләп ителә. Ленин исемендәге хуҗалыкның товарлыклы-сөтчелек фермасында терлекләрне май урталарына кадәр тулысынча җәйге лагерьларга чыгардылар һәм сыерларны ашатуга тиешле күләмдә яшел болынлыклары булган фермаларда сөт саву күрсәткечләре күзгә күренеп артты.

–Сыерлар җәйләүгә чыккач, сыер башына сөт ике кило­граммга артты. Уртача майлы­лыгы да 3,8 процент тәшкил итә, – ди терлекчеләр.
–Безнең лагерь яхшы урында урнашкан. Бәләкәй генә елга буйлап терлекләр Бәләкәй Бадрак авылына кадәр баралар. Ашарга үләне, эчәргә суы бар. Ул яктан без бик бәхетле, –диделәр елмаешып сыер савучылар. Иртәнге савымнан кичкесенә кадәр сыерлар печәнлек басуында һәм болында көтелә. Чыннан да элек-электән җәйләү чорында малларның продуктлылыгы көтүченең үз эшен ничек башкаруына нык бәйле булган, ул хәзер дә шулай. Көтүчеләр Славик Сәлимгәрәев белән Роберт Сәмигуллин бу хуҗалыкта 15 елга якын эшлиләр. Малларны җәйләүдә көтү бик күп артым бирүен аңлап хәл итәләр. Сөт блогында да тәртип, саву җиһазлары көйле, утарларны чистартып чыгарганнар. Ленин исемендәге хуҗалык терлекчеләре мул сөт чорыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.
Читайте нас