Авыл хуҗалыгы
21 Май 2021, 09:35

Эшләрнең иң кызган чоры

Авыр, мəшəкатьле, тузанлы эш булса да, икмəк үстерүдəн, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерəк, сава-плырак хезмəт бармы? Кояшдымны, ялмап алгандай, тиз арада юкка чыгара, шуңа бүген көне генə түгел, сəгате дə кадерле. «Язын чəчсəң, сазга чəч», – дип, борынгылар белми əйтмəгəн бит. Шушы көннəрдə без «Гайфутдинова» крестьян-фермерхуҗалыгында булдык. Иске Тазлар авылы янындагы басуларда эшлəр гөрлəп бара. Бу хуҗалыкта бүгенге көндə 2200 гектарда – арпа, 220 гектарда кукуруз чəчелгəн. Егетлəр өзлексез эшлəсен өчен орлык ташучы водительлəр зур тырышлык сала.

–Киң мәйданны алып бара торган менә бу "Джон-Дир" тракторы белән чәчү комплексында быел икенче тапкыр басуга чыктым. Әлегә сынатканы юк,–дип эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Кадир Мусин. Биредә эш ике сменада оештырылган. Куәтле техниканың икенче механизаторы – Фидаил Галимов. Ул да Кадир ага сыман бу өлкәдә күп кенә тәҗрибә туплаган кеше. Алар бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эш итәләр.
–Хәзер иң мөһиме – чәчүне вакытында башкарып чыгу. Көннәр әйбәт торганда һәр минут кадерле. Ә аннары яңгыр явып үтсә дә яхшы булыр, – дип, тракторы янына ашыкты тырыш игенче.
Заманча трактор булгач, хуҗалыкта хезмәт бермә-бер җиңеләеп бара, оешканлык та сизелеп тора. Хуҗалыкның икенче 300 чәчү мәйданында да эш кызу темпта бара. Чәчү комплексы тагылган тракторда Ранис Мостафин звеносы арпа чәчә. Ранисның хуҗалыктагы хезмәт стажы башкаларныкыннан әлегә кимрәк, ул көзге чәчүдән генә тәҗрибә туплый башлаган. Алай да дистәләгән еллар эшләп, техниканы биш бармагыдай белүче өлкән һәм тәҗрибәле механизаторлар янында Раниска да эш алымнарына өйрәнү авыр булмаячак.
Язгы чәчүне вакытында яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен хуҗалыкта барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә дә механизаторлар, бер мизгелне дә әрәмгә сарыф итмичә, ихлас тырышлык белән җир куенына бөртек салалар.
Авыл уңганнарының эше әле бихисап. Бу чорда алар өчен ял да, бәйрәм дә юк. Аларның тырышлыгы бушка китмәс – көзен тук башаклы иген кырлары мул уңыш белән сөендерер! Халык әйтмешли, елы гына килсен!
Читайте нас