Хуҗалыкта бүгенге көндә тулы көченә җир эшкәртү, язгы чәчү эшләре бара.
Ваныш кырындагы бодай басуында чәчү эшләренең комплекслы барышы Радик Яхин, Зөфәр Бәлагытдинов, Рәиф Ильясов, Рәмил Шәяхмәтовларның тырышлыгыннан тора. Чәчү эшләре гөрләп барган басуларда техника аз түгел. Кузбасс А чәчү комплексында Радик Яхин көч сала. Бу комплекс шунысы белән үзенчәлекле, бодай эшкәртелмәгән җиргә чәчелә, ул үзе сөрә дә, чәчә дә, кәтүкли дә. Чәчү эшләре төрле басуларда барганлыктан, кырларга ашламаны да, орлыкны да берничә техника чыгара. ЗИЛ машинасын йөртүче Зөфәр Бәлагытдинов чәчүчеләргә ашлама ташый, ә Рәиф Ильясовка орлык ташу хезмәте йөкләнгән. Ярдәмче Рәмил Шәяхмәтов Радик Яхинның – уң кулы.
Хуҗалыкның Миңле авылы юлындагы басуы кырмыска оясын хәтерләтә иде. Дистәләгән техника бер басуга җыелган, һәркем үз эшендә. Биредә Идрис Камалов, Радик Бәлагытдинов, Илдус Мөхәммәтьяров, Рәзәви Мөгаллимов, Данис Бәлагытдинов, Ирек Шаригин, Азамат Вахитов, Рузид Гайфуллиннар һәркайсысы үз урынында тырышып, техниканы төзек тотып, җитештерүчән эшләтергә тырыша, кирәк чакта бер-берсен алыштырып техниканың тик торуына юл куймый алар. Орлык чыгаручы Финус Ямалтдинов һәм Венер Муллин, шофер Рамис Шәйхетдинов, агроном Әнис Вәлиев, чәчкечтә Рәмил Гарифуллин, Илһам Камалов, Рәүдәт Нургалиев, Гөлүс Гәрәев, КамАЗ машинасында Фидәрис Хөснияров уртак нәтиҗә өчен үз өлешләрен кертә. Амбарда көч салучы Илфир Шарыгин белән Роберт Камалетдинов хезмәтенә дә хуҗалык җитәкчелеге яхшы бәя бирә. Эретеп ябыштыручы Рузалин Шәриповтан башка техника төзеклеген күз алдына да китереп булмый.
Эшчеләргә хезмәт шартлары булдырылган, пешекче Айгөл Муллаянова ризыкны шартына китереп, тәмле итеп пешерә.
– Туфракта дым җитәрлек. Басулар да берьюлы өлгерде. Шуңа күрә чәчү эшләрен аеруча оешкан төстә алып барырга кирәк. Һава торышы әйбәт торса, тиз арада бу эшләрне төгәлләп тә куячакбыз. Егетләребез үз эшләрен бик булдырып башкаралар, – дип, эшчеләрнең хезмәтенә югары бәя биреп үтте хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов.
Менә шундый тырыш егетләре белән мактаулы ул Арсланов шәхси предприятиесе. Механизаторлары да, шоферлар да – барысы да һәрбер бөртекнең кадерен белеп, киләсе уңыш муллыгының бүгенге эш сыйфатына турыдан-туры бәйле булуын аңлап эш итәләр.