Авыл хуҗалыгы
30 Апреля 2021, 04:35

Чәчү башланды. Изге сәгатьтә!

28 апрель көнне Ленин исемендәге, «Колос» хуҗалыклары хезмәтчәннәре борчак чәчүгә төштеИгенченең күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамызырга кирәклеген яхшы аңлый ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ленин исемендәге хуҗалыкның Берләч авылы чигендәге 120 гектар мәйдандагы басуда механизатор Рөстәм Солтанов куәтле Кейс тракторында борчак чәчә.
– Былтыр Ленин исемендәге хуҗалыкта чәчү эшләре апрель башында башланган иде. Быел яз бик сузылып килүен күреп торабыз. Әле көннәр салкынча тора. Бер караганда чәчүгә иртәрәк тә сыман. Көннәр җылынганын көтсәк, җирдә дым югала бит. Әле туфрак өлгергән басуларга борчак чәчә торабыз,–ди авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев.
Бу звенода чәчү эшләренең комплекслы барышы механизаторның ярдәмчесе Данил Мостафин тырышлыгыннан тора.
«Колос» хуҗалыгында да басу эше комплекслы бара. Бер басуда химик утау эшләнсә, икенчесен тырмаларын таккан «корыч атлар» иңли, алардан соң җир куенына беренче орлыклар салына. Алдар һәм Мамады авыллары янындагы басуларда борчак культурасын чәчү эше уңышлы башланып китте.
Техника да, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Басуда беренче буразналарны 40 елга якын стажы булган механизатор Альбирт Нуртдинов сызган.
Альбирт Нуртдинов белән сөйләшү җиңел генә бирелмәде.Эшкә батыр булса да, сүзгә саран булып чыкты ул. Сәбәбе: көннәр матур торганда тизрәк чәчеп калу. Җирдә дым булганда бигрәк тә. Быелгы үзенчәлекле язда һәр минуты исәптә.
– Мондый язны күргән юк иде. Тиз чәчәргә, дым булганда өлгерергә кирәк. Әле борчак чәчәбез, – диде ул бөтен эшен шушы ике җөмләгә сыйдырып.
Алдар авылы янында басуда чәчү агрегатында уңган, яшь механизатор Михаил Иглин да чәчү эшендә көч сала. Колослылар, язның бер көне елны туйдыра, дигән мәкальгә таянып хәл итә. Һава шартлары коры торганда күбрәк чәчеп калу планы белән эшлиләр.
– Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Көзге культуралар чәчелгән җирләр минераль ашламалар белән тукландырылды. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тырмалау һәм җир хәзерләү эшләре дәвам итә. Якын арада барлык хуҗалыклар да чәчүгә чыгачак, – диделәр авыл хуҗылыгы идарәлегендә