Авыл хуҗалыгы
20 Апреля 2021, 11:35

Басулар мул уңыш бирсен

Язны сәламләп басу-кырларда сабан тургае моң сибә. Гүя ул җир хуҗаларын, туфрак кадерен аңлаган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тырмалау-чәчү эшләре башланганын хәбәр итәргә ашыга. Кар эреп, сулар саркып, язгы кыр эшләренә тотынырга дип, басуларның өлгергәнен түземсезләнеп көткән Ленин исемендәге хуҗалык механизаторлары, тимер атларын йөгәнләп, кичәге көн иртәсендә кырга чыкты.

40 елга якын шушы хуҗалыкта көч салган Замир Хәмәдуллин белән Фәндүс Хөснияров (рәсемдә) икенче көн инде күпьеллык үләннәр чәчелгән басуны тырмата. Аларның күңеле көр, эш дәрте ташып тора, чөнки басуларга кар ятканнан алып, җир кешесе язгы кыр эшләрен өметләнеп көтә.
Күрше басуда гына Т-150 тракторында көздән культивация эшләре башкарылган басуда Айдар Гыймалтдинов дым каплата. Хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков кыр эшләрен гөрләткән механизаторлар янына килгән мәлгә туры килеп: “124 гектар мәйданда күпьеллык үлән һәм 221 гектардагы борчак чәчеләсе басуга әлеге уңганнар “кул салды”, бабайлар әйтмешли, җиңел кулдан дип, кыр эшләрен башладык. Яз, җәй, көз яхшы килеп, эшләребез гел уңай барыр, дип өметләнәбез”, – диде безгә. Амин, шулай булсын, туфрагыбыз уңышны мул бирсен, хезмәтчәннәр армый-талмый эшләсен. Ә тургай, кырдагы тракторларны күреп, тагын да моңын ныграк түгә иде сыман бу мәлдә.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас