Конференциянең пленар өлеше район мәдәният йортында узды. Конференцияне район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты. Аның урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов аграрийлар алдында алда торган бурычларны билгеләде. Башкорт дәүләт аграр унеиверситеты преподавателе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Рәзит Нурлыгаянов безнең табигать шартларында язгы чәчү үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләренең чыгышлары тыңланды.