Авылда яшәп, эш көчендә булган хуҗаның бүгенге көндә шәхси хуҗалыгында сыер малы асрамавын ни дип аңлатып була соң? Бу заманда чапсаң, печәне дә җитәрлек. Чабарга мөмкинчелегең булмаса, аны әзерләп сатучылар да бихисап. Бөек Ватан сугышы елларында солдатка апаларыбыз сабыйларының гомерен саклап калыр өчен ничек тә сыерын бетермәскә дип тырышкан. Әлбәттә, мәҗбүри заданиеләрне түләү-тапшырулардан тыш, үзләренә сепарат сөте генә калса да, кешене үлемнән алып калган ризык булган ул. Әле дә олы яшьтәге апаларыбызның: “Сугыш вакытында инәбез сыерны бетермәгәнлектән генә без ачлыктан үлмичә калдык”, – дип, шушы малга рәхмәтле булып сөйләүләрен тыңлап, гаилә әгъзасыдай якын, нигез күрке – сыерның дәрәҗәсенә төшенәсең. Ул кырыс елларда кышкылыкка печән әзерли алганнармы да, вакытлары булганмы инде ирләре фронтта булган ачлы-туклы хатыннарның? Саламы да каты-токы гына булып, көлтәгә урганнан калган камыл саламын йолкып ташып булса да, сыерын кыш чыгарга әзерләнгәннәр. Бозавы туса, хөкүмәткә тапшырасы ит планыннан соң, көзгелеккә сугым ясап, барыбер әз генә булса да ите гаиләгә дә эләккән.
Әҗәк авылында тормышның мәгънәсен тирәнтен аңлап дөнья көткән, үрнәкле колхозчы, үрнәкле гаилә башлыгы Фоат Әхмәтшин бар иде, урыны оҗмахта булсын. Аның сугыш чорында авылдагы кеше өчен сыер малкаеның алтыннардан артык булуы турында (алтынны кимереп үлемнән калып булмый бит) күз яшьләре белән искә алганын хәтерлим. “Күз терәп торган сыерыбызны ач бүреләр авылга килеп, ботарлап ташлагач елауларыбыз. Анабызның, балаларымны ничек кенә саклыйм хәзер дип, үрсәләнүе. Шушы ук көнне, әлеге кайгы өстенә кара кайгы булып, фронттагы атабызның үле хәбәренең килүе – гомерлек әрнүебезгә әйләнде. Шул чакта ачка үлмәс өчен өмет булган сыерыбызны – бүреләр, ышанычыбыз, терәгебез булган атабызны фашист тартып алды. Бер көнне атасыз да, сыерсыз да калдык”, – дип гел искә алыр иде ул.
Сыйлы көнең
Ат аунаган җирдә төк калыр, дигән әйтем бар халыкта. Ә сыер булган җирдә – ризык калыр. Үз сыерыңның сөте, каймак-сөт өстесе, эремчеге, катыгы, корыты – көндәлек сый булса, бозавы, әлбәттә, көзгелеккә сугым. Кибетләрдәге төрле кушымталар белән баетылган (хәтта “молочный напиток” дигән язулы “сөт”ләр дә бар хәзер сатуда) сөт ризыклары организмыбызга ничек тәэсир итә соң? Мәсәлән, “Катык” дигән язулы савыттагы катыкның, элек әниләр сөтне озак итеп кайнатып оета торган саргылт төстәге ымсындыргыч ризык дип сатып алып, күпләренең организмы аны кабул итми, авырта башлый икән. Шушындый ризыкларның кибет киштәләрендә ничә төрлесе һәм нинди генәләре юк бит. Әмма үз сыерыңның сөтен гөбердәтеп савып алып кереп, сепараттан үткәргән сөттән генә булса да, оетылган катыгың кибетләрнекенә биргесез була.
Сәламәтлегеңә һәм балаларыңның саулыгына бармак аша гына карарга ярамый, әлбәттә. Ничә айлар буена ачымый дигән язулы сөтләрдә, антибиотик һәм төрле ферментларның кушылып, сатып алучыга тәкъдим ителүе безгә, кулланучылар организмына файдалымы, әллә үзебезнекеме? Иренмичә, мөмкинчелек булып, сыер малы асрасаң, үзең өчен дә яхшылыгы, гаиләңнең иминлегенә дә отышлы икәнлеге хакында уйланабыз, әмма авылда яшәүчеләрнең ихаталарында сыерлар кими генә бара.
Мулла авылында яшәүче Әнәс Әминов: “Бәләкәй оныкларыбыз чын сөт эчсен, таза булып үссеннәр дип сыер асрыйм. Иптәшем мәрхүм булганга 10 ел, берүзем яшим, сыерымны үзем савам, сепарат аертам, эремчек эретәм, катык оетам. Балалар даими кайтып, оныкларыма сөтен-маен алып китеп торалар. Магазинныкына ышаныч юк, чын сөт түгел бит ул, ә бәләкәчләргә натураль ризык кирәк”, – дигән иде, аның белән шушы темага әңгәмәләшкән чакта. Бу хакыйкатьне аңлаган авыл кешеләре күбрәк булсын иде дә соң. Ни өчен авыл кешеләре димен, чөнки абзар-сараең була торып та, ул буш булса, йорт-ихатаның яме була микән? Көтү көтәргә авыр, көтүче юк, дигән сүзләргә җавап булып, күпчелек авылларда “электрон көтүче” дә барлыкка китерелде инде. Аның да үз мәшәкате бар диючеләргә, җәен бер сыерны абзар-утарында асрап, вакыт-вакыт печәнен, катнашазыгын, ашлы суын, яшелчә калдыкларын биреп тә асраучылар бар, дип белдерәсем килә.
Тәнең һәм җаның сәламәт булсын өчен
Печән хәзер өстеңә ишелергә тора. Бәләкәй авылларда, әнә, урамнарда печән чабып, чүмәлә эшләп куюлар гадәти күренешкә әйләнде. Элеккеге абзыйларның бер сыер, дүрт сарыктан башка мал асрарга ярамаган елларны искә алып, чокыр-чакырлардан, йә төнгә таба, йә таң сарысыннан кача-кача гына печән чабулары, колхоз печәнен әзерләп бетермичә, шәхси хуҗалыкларның сәндерәләренә бер сәнәк тә печән кайтарып салырга тиеш булмаганлыкны, комиссия әгъзалары абзар сәндерәләрен өй рәтенә тикшереп йөргән сәер еллар турында сөйләгәннәренә гаҗәпләнәбез. Мал асрар өчен хәзерге рәхәтлек! Ничә баш сыер асрасың килсә, асра. Аяк астында уралып үлән үсә, кул чалгысы белән чапмасаң, моторлы чалгылар покосны тезеп сала. Авыл уңганнарының мотоблок дигән техникасы да эшне никадәр җиңеләйтә! Ялкауландыкмы әллә, җәмәгать? Туеп сикерүебез шулмы? Абзарыңда сыерың булса, (гафу итсеннәр авылда яшәгән япь-яшь скандинав йөрүен үз итүче һәм сыер тотуны “немодно” диючеләр) таяк күтәреп, урам буйлап, гомердә уңган һәм тырыш безнең халыкка хас булмаганча бушка вакыт үткәреп йөрергә вакыт та калмас иде. Малың янында мәш килеп, тәндәге кан да язылыр, саф һава да суланыр иде. Өй белән кура арасында йөреп, “мең адым”нар да җыелыр, күңелләр дә күтәрелер, сөтлебикәң белән сөйләшеп стресска да урын калмас, бирешмәс идең. Сыер агы тәнеңә яшьлек, тазалык биреп, гомерең озынаер иде. Борынгыдан ихатаңдагы сыерны бетерү үлемгә беренче адым булса, икенчесе – сарыкларыңны бетерү, азагы кош-корт тотмау дигән хакыйкать тә халык телендә сакланып калган. Димәк, йорт-кураңда мал, кош-корт, безнең очракта, сыер асрамасаң, кешегә хәрәкәт бетә дигән сүз. Әби-әниләребез өй белән абзар арасында урый-урый, көненә ничәшәр мең адымнар ясыйлар иде икән? Аларның гомер озынлыгы, сәламәтлеге дә хәзерге гүзәл затларныкына караганда күпкә яхшырак түгел иде микән?
Элегрәк авылдагы ялгыз әбигә сыерын бетергәч, аңа “хәлсезләнгән” исемен күтәрткәннәр, гомумән, абзардагы хәлләр авыл кешесенең сәламәтлеген, көч-хәлен дә билгеләгән шул. Ялгыз яшәүче 84 яшьлек анамның кыш көннәре сарыклары янына чыгып, ялгыш егылып салкында йә имгәнеп, туңып ятар дигән уйдан, аңа: “Әни, бетер инде сарыкларыңны”, – дип киңәш иттек. Тормыш тәҗрибәсе бай булган берәү: “Әбинең сарыклары беткәч, күпкә бармый инде ул хәзер фанилыкта”, – диде. Дөрес икән, 80 яшендә сыерын бетергәч, күңеле кителеп сыман калган әнинең, сарыкларын бетерүгә чынлап та, тормыш дәрте сүрелеп, хәрәкәте дә азаеп, күзгә күренеп сүнде. Халык белми әйтмәгән шул, гасырлар дәвамындагы яшәеш турындагы фикер, хакыйкать бу.
Татар-башкорт халкында “ак белмәгән, ак күрмәгән” дип, авылдагы ялкау кешене шелтәләп, ачуланып әйтелә торган сүз булган. Абзар-куралар салкын, иске, җиргә сеңгән мәлләрдә дә авыл кешесе сыерсыз тормаган. Моннан илле ел элек тә яңа бозаулаган сыерның җилененә салкын тимәсен дип, тугач та почмактан урын алган бозаукае янына имезергә дип, өйгә алып керүчеләр бар иде әле. Иң кадерле мал, гаиләне туендыручы – сыерны нишләп әлеге көндә асрамаска тиешбез? Гыйнвар аеннан сыеркайлар бозаулый башлап, язын кара җиргә аяк басканчы авылларда угыз ашларына йөрешкәннәр. Бозавыннан калган угызлы сөтне аерым җыя барып, ягылган мичкә куеп, сыр сыман угыз төшергәннәр. Өстенә утырган каймагын җыеп, аңардан сап-сары угыз мае язып, умачлы угыз ашына кушканнар. Язгы авитаминоз, хәлсезлек вакытында угыз ашы кешегә 70 төрле сихәт бирә дигәннәр борынгылар. Өстәлеңдәге каймак, эремчек, юкә гөбедә язылган сары май, көн дә савылган парлы сөт – табын күрке булып, авыл кешесенең горурлыгы булган. Өстәвенә, авылның төп күрке, яме дә сөтле-майлы булуда чагылган.
Сыерсыз буламыни?
Районыбыз авылларында көченнән килгән кеше дә сыер асрарга бик ашкынып бармый шул хәзер. Кызганыч. Сөтлебикәсе булганнардан авыл халкы чират белән килеп, сөтен-каймагын, эремчеген сатып алып йөри. Ике банка каймак хакы бер капчык катнашазыкка бүленеп алып куелса, сөтләтә кергән акчаның да файдасы бик тә урынлы булып куя. Килгән белән киткән бер түгел. Сөт саткан акчаның гаиләгә яхшы ярдәм булуын, көн дә килгән нигъмәтне эшкәртергә генә иренмә, дигән асыл тәҗрибәне үземнең тормышымнан чыгып та әйтә алам.
Яшел үләнгә аяк басуыбызга мал асрау да җиңеләя төшә. Хәзер авылларда печән чапкан кеше дә аз шул. Сүлҗибаш авылында биш хуҗалык кына калды инде. Моннан 40-35 еллар элек әлеге бәләкәй генә авыл көтүендә 60тан артык сыер санап була иде. Көн дә иртән сөт җыючы ат арбасына фләгләр утыртып куеп, һәр капка төбенә килеп туктап, апалар бер яки ике чиләгендәге күбекләнеп торган сөт чыгарып тапшыралар иде. Сыеры зыянлану, ниндидер сәбәп белән сыер казалануны олы кайгы итеп кабул итә иде халык.
Узган гасырның сиксәненче елларында көтүдәге маллар басудагы ашлама ашап зыянлана. Авылга хәбәр килеп җитә, халык көтүгә үзләренең маллары янына йөгерә. Кемдер ачы катык эчерергә, кемдер сыек май тотып, көтүгә ашыга. Без, кызлар, бу мәлдә җиләктән кайтып кына кердек. Авыл өстенә шом таралган иде. Ни булганын белүгә, көтүдән сырларын куып алып кайтучылар күренде. Алар йөзендәге бәхет! Чөнки сыер малкайлары исән калган бит. Һәр кайтучы көтү җирендә ничә сыерның үлеп ятканын әйтеп китә. Безнең кара сыер да авылга чабып кайтучы маллар арасында күренде. Күңелемә куаныч йөгерде. Буш калган өйдә сугыш чыккан кебек куркыныч шомлык, әни ишек-капканы да ябып тормыйча көтүгә йөгергән. Кайтучылардан: “Әнине күрмәдегезме?”, – дип сорыйм. “И балам, үлгән сыерыгызны кочаклап, әниең елап, көтүдә калды”, – дип җаваплыйлар. Безнең кара сыер кайтты бит, дигән хәбәрне әнигә әйтергә көтүлеккә таба чабам. Безнең малкайга ике тамчы су кебек охшаш Тәнзилә апаның үлгән кара сыерын муеныннан кочаклап аның янына тезләнгән, елап беткән әнинең, аның янына килеп җиткәнче үк: ”Оныкларым кайткач эчерергә сөткәем дә булмый инде!” – дип сыктауын ишетәм. “Әни, безнең сыер кайтты, үзем күрдем, безнең сыер исән”, – димен. Кайгысына исәңгерәгән әни: “И балам, егылып яткан кара сыер янына килеп, ярдәм итәргә тырыштым, җан бирде шул. Кайгымнан безнеке генә дип уйладым шул”, – диде. Авылга шундый каза килүеннән һаман елаган, күзләрендә ышаныргамы, юкмы дигән шиге һаман бетмәгән әни белән авылга карап атладык.
Ана сөтеннән соң аның агы белән ризыкланып үскән авыл кешесенә сыердан да изгерәк хайван бармы соң? Әле бу авылның ике ихатасында гына сыер малы асрала. Борис Шәрәфисламов һәм Рәүф Гаязовлар җәен арканда тотып, үләнле җиргә күчереп-күчереп йөртеп карый сыерларын. Бетеп баручы авылның тарихына тугры булып, ата-аналарыбызча тормыш алып барган, яшьләре илледән узган шушы авылдашларыма ихтирамым зур. Алар шулай өйрәнгән, йортның яме дә, файда китерүче мал да сыер икәне каннарына сеңгән аларның. Төрлечә асрап була авыл күрке булган бу малкайны, теләк кенә булсын.
Миләүшә Әхмәтҗанова.