Тик вакытны кире кайтарып кына булмый шул. Җанга газиз туган җир юкка гына җырларда җырланмас, читтәгеләрнең төшенә кереп җәфаламас иде. Әлеге форсатны кулыннан ычкындырмаган, ата-нигезен бетермичә, аны ямьләп яшәгән Тукай авылының ихтирамлы улы турында сүзем. Ул – туган-үскән якларында яшәп, аның игелеген күргән, агачын да утырткан, өен дә салган, уллар да үстергән, изге туфрагында иген иккән бәхетле кеше.
Азат Гайсин 1979 елны Балтач һөнәрчелек училищесында механизатор һөнәрен үзләштереп, таныклык алганнан соң, язмышын Ленин исемендәге хуҗалык басу-кырларына гомерлеккә бәйли. Уңганнар һәм тырышлар нәселеннән. Гаиләләрендә җиденче бала булып туган. Кечкенәдән сабыр холыклы, башлаган эшен яхшы иттереп азагына кадәр илтеп җиткерә торган, белмәгәнен олы теләк белән өйрәнүче, вакытның кадерен белүче тырыш һәм булдыклы хезмәт иясе. Яшь чагыннан ук көчле, яшьлек дәрте ташып торган егет тракторын да, комбайнын да оста йөгәнләп, басу-кырларны горур иңләтә. Һәр кушкан эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара. Аның тырышлыгын җитәкчеләр дә урынлы бәяли. 1984 елның декабрендә алдынгы механизаторны авыл хуҗалыгы профсоюз эшчеләрнең республика конференциясенә җибәрәләр. Аннан ике ел буена уңганнарның уңганы – ярыш алдынгысы исемен лаеклы күтәрә. Исеме хуҗалыкның Мактау тактасына һәм Хезмәт даны китабына да теркәлә. 1986 ел йомгаклары буенча Азат Мәгъсүм улы Советлар Союзы Герое Т.Б. Гыйләҗетдинов призына лаек була. 1987 елны Румыниягә юллама белән бүләкләнүе дә уңган җир кешесенең кайнар хезмәт тиренең туфракка таму нәтиҗәсе. 1990 елда аңа ВЛКСМ Үзәк комитетының “Хезмәттәге уңышлары өчен” билгесе тапшырыла. 16 ел буена алдынгылар исемлегендә булган Азат Гайсинның җиргә, туган якка, хезмәтенә бирелгән булдыклы шәхес икәнен дәлилләп, аңа 1995 елның сентябрендә “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырыла. Аның бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары – кырларына-тугайларына булган тугры хезмәтенең җимешләре.
Данлы игенче Азат Мәгъсүм улы хәләле Фәнилә Тәбзил кызы белән матур гаилә корып, инде 40 ел буе иңгә-иң терәшеп, туган авылларында гөрләтеп тормыш көтәләр. Алар икесе дә кешелекле, ярдәмчел, туган җанлылар. Тукай авылының язмышын үз язмышлары итеп күреп, авылдашлары белән өмәләр, мәдәни чараларның уртасында кайнаучы, һәр эштә башлап йөрүчеләр. Гаилә башлыгы әле дә җәйләрен Бадрак катнашазык заводында эшли. 37 ел педагогик стажы булган Фәнилә ханым авыл клубында мәдәни оештыручы булып эшли, авылның старостасы да. Алар уллары Динар һәм Дениска күркәм тәрбия бирделәр. Икесе дә югары юридик белем алып, һөнәрләре буенча тырышып эшлиләр. Өйләнгәннәр. Динар һәм Гүзәл Эльвина белән Эльнарны, ә Денис белән Сания Кәрим белән Айлинны үстерәләр.
Ата-ана нигезендә матур, мәгънәле гомер кичерүче Гайсиннар күпләргә үрнәк. Ә инде читләргә чыгып китмичә, үз җиреңдә дә хезмәтең белән данланып, рәхәт тормыш көтеп була дигән сүзне Фәнилә Тәбзил кызы һәм Азат Мәгъсүм улы чын-чынлап аклый. Әлегедәй хезмәт батырларының тырышлыгы һич тә үкенерлек түгел, чөнки гайрәтле еллар туган туфракка бирелеп, игелек күрсәтеп узган. Нәкъ шуның өчен дә билгеле механизатор Азат Гайсин үзен бик тә бәхетле саный.