– Герефорд токымы – табигый шартларда симертү өчен иң яхшы терлекләрнең берсе. Токымлы маллар утарда бозаулары белән бергә асралырга тиеш. Киләчәктә шушы токымның баш санын арттырып, ит җитештерү эше белән шөгыльләнергә телим, – ди Раил Рафаэль улы.
Моңарчы Раил Арсланов әтисенең крестьян-фермер хуҗалыгында көч сала. Терлекчелек, басучылык өлкәсендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән инде ул. Әлеге маллар алуын сөйләгәндә ул фермерлык династиясен дәвам итеп, малчылыкта заманча яңа ысуллар кулланып, эшен башкарачагын белдерде.
– Әлеге малларны махсус ашату рационын үтәүдә терлекче Рәфит Мусин җаваплы. Флорид Камалов, Рузолин Шәрипов һәм Радик Яхин аның ярдәмчеләре. Бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп, малчылык тармагында гына түгел, ә басучылыкта да күп көч салучылар алар. Бу абыйлар белән әллә нинди зур эшләрне дә аткарып чыгып була, – ди Раил үзе.
Шулай, «Агростартап» гранты Раил Арсланов кебек юньчелләргә зур ярдәм ул.