Бу уңышка «Колос» хуҗалыгы да лаеклы өлеш кертә. Әлеге хуҗалык тулаем савым буенча районда икенче урында тора. Биредә барлыгы 805 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 300е – савым сыеры, җитештерелгән продукция Благовар районындагы «СН-продукт» җәмгыятенә тапшырыла.
Бу хуҗалыкта мал азыгы белән байтак еллар инде бернинди проблема да юк: ферма ихаталары тупас азыклар белән тулы, фуражы да ирекле. Патока, акбур, тоз рационнан өзелгәне юк. Биоөстәмәләр, витаминнар даими алынып тора.
Коллективның уңган, тырыш булуы да сөендерә. Терлекчеләр Аркадий Игнаев (рәсемдә), Зинфир Әхияров күмәк нәтиҗә өчен лаеклы өлеш кертә. Алар барлык башлангычларда да хуҗалык рәисенең ярдәмен тоялар, үзләренә йөкләнгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә җиткереп башкарырга омтылалар. Бүген хуҗалыкта кем белән генә сөйләшеп китмә – әлеге уңышларның башында хуҗалык җитәкчесе Камил Галиевның таләпчәнлеге, тынгысызлыгы торуын билгелиләр.