Авыл хуҗалыгы
28 Января 2021, 13:00

Фермерлыкны бетермик, үстерик

Кәшкәләү авыл биләмәсенә караган авылларда крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, терлекчелек, басучылык тармакларында үз тырышлыклары һәм дәүләт ярдәме белән авылларны яшәтү өчен янып яшәгән, эш урыннарны булдырган фермерлар «Сахаев», «Шакиров» һәм «Йосыпов» хуҗалыклары шушы көннәрдә ел әйләнәсенә эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә алларына куйган планнары белән уртаклаштылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Даутлар авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Шакиров бу төбәктә беренчеләрдән булып елкычылык белән шөгыльләнүче фермер. Аның хуҗалыгында бүгенге көндә «Башкорт» токымлы атлар үрчетелә. Әлеге вакытта казылык җитештерү белән шөгыльләнә, киләчәктә кымыз эшләүне дә күз уңында тота. Агымдагы елда 275 гектар җир рәсмиләштереп, элиталы сортлы орлык чәчәргә, печән кысу агрегаты да алырга исәпли.
Бакалы авылында урнашкан Фидаил Сахаевның хуҗалыгы да зур тырышлык белән эшен башкарып килә. 2003 елда крестьян-фермер хуҗалыгы төзегән җитәкче иң тәүдә 154 гектар җир алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнә башлый, бер елдан соң ферма абзарларын ремонтлап, 20 баш нәселле эре мөгезле терлек алып кайта. Терлекчелек тармагыннан сөт тапшырып ярыйсы гына табыш ала. Механизаторлар Фәвәрис Лотфуллин белән Рәмзил Мөгыйновны фермерның уң кулы, дисәк, һич ялгышу булмас. Алар сезонлы басу эшләре чорында иртәдән кичкә кадәр хуҗалыкта хезмәтләрен салалар.
Ә менә Иске Карагыш авылы җирлегендә урнашкан Дамир Йосыповның хуҗалыгы биредә иң зур һәм тотрыклы хуҗалыкларның берсе. 1200 гектар җир эшкәртә, 420 баш терлек асрый, шуларның 138 башы – савым сыеры. Кышлату чорында көненә 350 литр сөт савып, «Калтасы Агромол» предприятиесенә тапшыра. Хуҗалыкның техник базасы ныклы, әмма биредә заманча технологияле агрегатлар юк. Шуңа күрә җитәкче агымдагы елда яңа техника алып, күпләп җир эшкәртеп, мал башын арттыруны, чәчү орлыгын да яңа элиталы орлыкларга алыштыруны күз уңында тота. Шулай ук «Гаилә фермасы» программасына керергә ниятли. Авыл хуҗалыгы идарәлеге белгече Илшат Ханнанов фермерларга дәүләт программалары турында җентекләп аңлатты. Киләчәктә шушы программалар нигезендә техника, маллар алып булуына басым ясады.