Авыл хуҗалыгы
14 Января 2021, 13:10

«Атларга мәхәббәт – ул авыру»

Даутлар авылында яшәүче Флорис Шакировның ат фермасын булдыру теләге гомер буе аның белән бергә атлады. Моннан дүрт ел элек «Гаилә фермасы» программасы дәүләт ярдәме алып 16 баш «Башкорт» токымлы ат алып кайта. Тәүдә үз акчасына ат абзары төзи, суын булдыра, утар эшли. Мал азыгы хәзерләргә техникасын ала. Крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштергәндә 53 гектар җире була.

Ат фермасын тоту авыр түгел. Билгеле, техника, азык үстерү өчен җирләр булу кирәк. Аның фикеренчә, сыерга караганда ат тоту җиңелрәк. Печән бирсәң, атка бүтән берни кирәкми. Көз җиткәч бер чистартып аласы була, ә калган вакытта ул үзен-үзе карый. Иң зур эшне айгыр башкара. Айгыр атларны алып китә, кичен алып кайта. Ноябрьдән майга кадәр алар абзарда тора, печән, солы гына бирәсе. Ат яраткан кеше өчен иң авыры – атны сугымга җибәрү һәм сату. Ферма хуҗасы да атларны кызгануы турында сөйләде.
– Таң ату белән иртән өйдән чыгып китәм, кич белән кояш баегач кына кайтам. Көннәр буе монда мин, гаиләдәгеләрне күрмәгән вакытлар да була. Һәр иртәне менә шулай бер-беребезне сәламләп башлап җибәрәбез. Мин шуңа ияләнгән: алар белән исәнләшми генә үтеп китсәм, үпкәләрләр кебек. Алар белән дорфа кылансаң, сиңа да шулай ук җавап бирәчәкләр. Шуңа күрә атлар янында бер тапкыр да кычкырып, ямьсез сүзләр әйтеп сөйләшкәнем юк. Атлар матур җан ияләре генә түгел, акыллы да әле алар. Яратуны һәм назны сизәләр, бер елмаеп карау да җитә аларга. Атка булган ярату хисен сүзләр белән генә аңлатып бирергә мөмкин түгел. Беләсезме, алар янында бөтен тормыш авырлыклары онытыла бит. Атлардан уңай энергия килә. Нинди генә чак-лар булмасын, электән үк атлар кешеләрнең иң якын дусты, нык-лы таянычы булган. Кызганыч, хәзер авылларда аларга булган кадер-хөрмәт юкка чыгып бара. Хуҗалыкларда ат асраучылар бармак белән генә санарлык. Атсыз авыл – авыл түгел инде ул. Авылда яшәп мал да асрамагач, нәрсә эшләргә кирәк? Аңламыйм, – дип сөйли фермер.
Шакировларга гаилә фермасын төзеп, атлардан табыш ала башлаганчы бик күп тырышлык, зур көч куярга туры килгән.
Флорис Шакиров Даутлар авылында туып-үсеп, бар булмышын туган ягына багышлаган кеше. Тормыш иптәше итеп тә күрше Бакалы авылының уңган кызы Анияне сайлый. Гаиләләрендә бер кыз, ике улга гомер бүләк итәләр.
Фермер 1985 елга кадәр элеккеге «Мир» колхозында шофер булып эшли. Аннан кортбакчасында ун еллап хезмәтен сала. Артабан үз эшен ачып, акрынлап аякка бастыра. Эшендә һәрвакыт ярдәмче, киңәшче булып тормыш иптәше Аниясе тора. Ания ханымың төп эше – укытучы. Менә 32 ел инде укучыларга белем бирә. Ихаталарында 70 баш бал корты да асрыйлар, абзар тулы эре терлек, кош-корт күреп хәйран каласың. Ун кеше эшләп җитешә алмаган эшне бу ике уңган башкарып чыга. Бакчада кортлар гөжелдәвен ишетмәсәм күңелем тыныч түгел, ди Ания апа. Шунысын әйтергә кирәк: фермерның әтисе дә колхозда кортбакчасында эшләгән. Әтисенең кул арасына кереп үскән Флорис малай чактан ук бал кортлары умарталары янында йөргән. Умартачылык белән кызыксынуы да шуннан башланган.
Шакировлар республика күләмендә узган ярминкәләрдә, фестивальләрдә үзләре җитештергән продукция белән катнашып торалар. Әлеге вакытта казылык та эшли башлаганнар, киләчәктә кымыз да җитештерүне күз уңында тоталар. Авылның җәмәгать эшләрендә дә актив алар. Яугирләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә авыл уртасына үз чыгымнарына обелиск төзеделәр, зиратны киртәләп алу эшен оештыру да аның иңенә төшә. Узган елдан башлап Флорис Риф улы район советы депутаты да. Авылдагы нинди генә үзгәреш булмасын, кем башкарды дип сорасаң, әлбәттә, аның исемен ишетәсең.
Шакировлар атларны ит һәм казылык өчен асрый. Бүгенге көндә үзләренең даими сатып алучылары бар. Кайчандыр бу эшне үзләре өчен генә башкарган булган алар. Кунакка килгән туганнары, алар ясаган казылыкны ошатып, үзләренә дә ясауларын сорый. Менә шуннан барысы да башлана инде.
– Үз алдыбызга андый зур планнар кормаган идек, барысы да очраклы рәвештә генә башланып китте. Бер елны ат итен үзебезгә алып калдык, шуннан соң тормыш иптәшем Ания белән үзебез өчен генә дип, казылык ясап карадык. Элек безнең әти дә казылык ясый иде, аның рецептын искә төшердем. Бик тәмле килеп чыкты, без ошаттык. Туганнарга да авыз иттердек, алар киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга тәкъдим иттеләр. Аннан соң авылдашлар заказ бирә башлады, кире бормадык инде, менә шулай үзебез дә көтмәгәндә әлеге эшкә алындык. Кеше экологик яктан чиста, сыйфатлы продукт алырга тели. Мин чын иттән эшлим, әллә нинди тәмләткечләр дә кушмыйм. Шуңа күрә, рәхмәт әйтеп, яратып ашыйлар безнең казылыкларны. Казылыкны күпләп ясамыйм, ул сезонлы гына эш. Күңел өчен генә эшлибез. Төп керем ат ите сатудан керә. Ат итен килограммлап, боты белән алып китүчеләр дә бар. Аңа сорау зур, чөнки ат итендә холестерин юк дәрәҗәсендә. Ул, шулай ук, матдәләр алмашынуын яхшырта. Әгәр ел әйләнәсе ит сату белән шөгыльләнсәң, яхшы гына табыш алып була, – ди фермер.
Читайте нас