Аның хакында хезмәттәшләре дә: «Зилә Фәһим кызы – бик җаваплы хезмәткәр, эштәге һәр бурычны үтәүгә, хәтта турыдан-туры үзенең эшчәнлегенә кагылмаганнарына да бик җитди карый. Үтә җаваплы, четерекле хезмәтебез аеруча төгәллек таләп итә. Аның исәп-хисаплары һәрвакыт төгәл була», – диләр.
Үзе дә: «Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак яхшы күңелле, эшсөючән, җаваплы, намуслы кешеләр белән эшләргә насыйп итте. Бу юлы да коллективтан, җитәкчеләрдән уңдым. Әлеге хезмәтемдә кешеләр белән еш аралашырга туры килә, бик күп эшкуарлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Аларның сорауларына җаваплар, киңәшләр бирәбез, киңәшмәләр үткәрәбез, проблемаларын бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Кешеләргә ниндидер файда китерә алуым күңелгә шатлык өсти. Эшемнән бик канәгатьмен», – ди ул. Уңган, эшсөяр хезмәткәр эш дәверендә тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталарына ия була. Агымдагы елда да Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада аңа Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.