Авыл хуҗалыгы
8 Декабря 2020, 15:55

Булдыклының эше уң

Эшкуар Луиза Фәйзрахманова сөтчелелек тармагы билгеләнешендә үз эшен җәелдереп, инде ун елга якын уңышлы эшли.– Баштагы биш елда гына авыррак булды. Аннары, эшкә төшенгәч, бары да үз юлын алды. Тырышсаң, нәтиҗәгә ирешеп була. Иң мөһиме алда максат булсын һәм төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Луиза Фәйзрахманова (рәсемдә), хуҗалыкның соңгы елларда ныклап аякка басуын билгеләп.Чынлап та, шәхси предприятие бүген районда үсешкә йөз тотып эшләгән хуҗалыкларның берсе. Эшкуар производство базасын ныгыту хәстәрен күрә. Мәсәлән, быел ике «Нива» һәм «Енисей» комбайннары, мал абзарларын чистарту өчен «МТЗ-320» тракторы алынган. Мал абзарларына капиталь ремонт эшләнгән. Саудыру линиясе сатып алынган. Бу җайланмада бер вакытта алты сыер савыла. Кыш булуына карамастан, әлеге вакытта хуҗалыкта бозаулый торган сыерлар өчен мал абзарында ремонт эшләре башкарыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ә бит кайчандыр Кузбай авылындагы бу ферма таркалып, инде юкка чыгу чигенә җиткән иде. Уйлап карасаң, фермер гади эшкуар гына түгел, ул авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүче дә. Бүгенге көндә бер савучы, бер механизатор эшли. Фермадагы эшләр белән хуҗалык җитәкчесенең тормыш иптәше Рәдиф Фәйзрахманов җитәкчелек итә.
– Коллективка сүз юк. Булсын дип тырышкач, нәтиҗә дә бар, – ди эшкуар, фермадагы бүгенге эшләр белән таныштырып.
Эре хуҗалыклардагы кебек үк, эшкуар фермасында да савым сыерлары көтүе яңартылып тора. Быел көтүгә дистәләгән тана керткәннәр. Үрчемне көз ахыры, кыш башында алырга тырышалар. Ноябрь аенда фермада унга якын сыер үрчем китергән.
– Күпләп үрчем килүен декабрь аенда көтәбез. Бездә сыерлар гыйнвар аеннан соң бозаулаганы юк, – ди фермер, планлаштырылган вакытта үрчем алып кына сөтчелек тармагында нәтиҗәлелек тәэмин итеп булуына басым ясап.