Басучылыкта да көзге кыр эшләре гөрләп барган. Көн-төн белән исәпләшми эшләгән авыл хезмәтчәннәре җитәрлек күләмдә уҗым культуралары чәчте, 27309 центнер ашлык җыеп алдылар, 1400 гектарда туңга сөрделәр.
–Тармакның уңышлы эшләвендә эшче егетләрнең өлеше зур. Механизаторлар Антон Зайруллин, Евгений Васильев, Владимир Смагулов язгы һәм көзге кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешеп, хуҗалыкны алдынгылар сафына бастырдылар,– ди бүлекнең идарәчесе Даниф Нигъмәтҗанов.
Әлеге вакытта хуҗалыкта ферма янындагы тиресне басуларга чыгару эше бара. Алдагы ел уңышы өчен басулар әзерләнә.