Биредә 420 гектарда арыш чәчелгән. Механизаторлар Фидаил Галимов, Кадир Мусин, орлык чыгаручы Илдус Фазлетдиновның тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу гектарлар. Рәфис Сарваев К-700 тракторында басулар сөрелгән, чәчү өчен әзерләгән. Данис Сафаров көненә 300дән артык рулон кыса. Әле дә алар уңышы җыелу белән басуларны эшкәртә башлый. Уҗым культуралары чәчү, җир эшкәртү дә кичектергесез, әмма бүген иң мөһиме – урак. Шоферлар Сәгыйт Мусин, Илдус Шәйхелисламов, Әлфит Хәбибуллинар амбарларга ашлык ташып, урып-җыюның уртак нәтиҗәсе өчен үз өлешләрен кертә.
– Көннәр әйбәт торса, ун көндә төгәлләргә дә була. Хәзер сукалап калдырган җирләр киләсе ел уңыш өчен ныклы нигез булачак. Агротехника таләпләрен үтәмичә зур күрсәткечләргә өмет итеп булмый, – ди хуҗалыкның идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов. Булган техника механизаторлар белән комплектланган, ягулык-майлау материалларын алдан кайгыртканнар. Кешеләргә хезмәт шартлары булдырылган, ике тапкыр ашату оештырылган.
Басуларга җан өреп, авыл яшәешен тәэмин иткән һәм хәзер Иске Бикмәт басуларына да яңа сулыш биргән Гайфутдинова хуҗалыгында быелгы басу эшләре ырамлы бара һәм аның уңышлы төгәлләнәсенә шик юк.