Авыл хуҗалыгы
2 Сентября 2020, 12:25

Тырышкан елан итен ашаган

Кем уйласын Чаллы шәһәрендә туып-үскән кыз Борайда малчылык тармагында үзен сынар дип. Моннан 16 ел элек Борай егете Рәмил Дияров белән гаилә корган Гөлназ 2017 елда “Эшен башлаучы фермерларга ярдәм”программасында катнашып, грант ота. Ул акчаларга бизнес-план нигезендә симертү юнәлешендәге симменталь токымлы 24 баш башмак ала. Шушы малларны үрчетеп, әлеге вакытта 81 башка җиткерәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әле симменталь токымлы үгезләрне симертеп, сату эшен дә җайга салып яталар. Маллар симертү өчен азык-төлек белән тәэмин ителештә дә проблемалар юк аның. Гөлназ Рәзиф кызы үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. 128 гектар чәчүлек җирләре бар. Аның 28 гектарында печән үссә, 100 гектарында бодай белән арпа игелә. Гектарыннан арпа 28 центнер, ә бодай 23 центнердан да ким булмый. Өченче ел инде элиталы орлык чәчү белән шөгыльләнә, шуңа күрә үстерелгән культураларның уңышы да яхшы күрсәткечләрдә. Хуҗалыкны алып бару өчен барлык төр җиһазлары, кирәкле техникасын да юнәткән. Агымдагы елда саламнарны тыгызлау һәм җыю агрегаты, басуга химик утау эшләү өчен сиптергеч тә алган. МТЗ-82.1 тракторы һәм КамАЗ йөк машинасы да бар. Ничә генә ел эчендә күпме эшләр башкарып, бик зур уңышларга ирешү бөтен кеше кулыннан да килми. Моның өчен зирәклек, эшсөючәнлек, тырышлык кирәк. Ә бу сыйфатлар Гөлназ һәм Рәмил Дияровларның икесендә дә бар. Тормыш иптәше Рәмил Фәнил улы хуҗалыкның агрономы, шул ук вакытта КамАЗ машинасында ашлык ташучы да. Ике уңган бер булып, үз көчләре белән бер ярдәмсез әле амбар һәм мал абзары төзегәннәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта ике кешегә рәсми рәвештә эш урыны да булдырылган. Аларга эшләү һәм ял итү өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Хуҗалыкта көн-төн белән исәпләшми торган уңган механизаторлар Наил Хәсәнов (рәсемдә) һәм Марат Фәтхиев хезмәтләрен салалар. Алар адресына җитәкче дә тик җылы сүзләрен генә әйтте.
– Эшне башлап җибәргәндә башта бик курыктым. Чөнки мин бит шәһәр тормышында тәрбияләнгән кыз. Тормыш иптәшем Рәмилгә ышанып башланган эшем бу минем. Әтиебез Фәнил Мөбарәк улы да безгә бу эшебездә ныклы таяныч. Һәм менә бүгенге көнгә, Аллага шөкер, дип, эшебезне бергә алып барабыз,– ди Гөлназ Рәзиф кызы шатлану хисе белән.