Авыл хуҗалыгы
23 Июля 2020, 08:20

Победалылар һәрвакыт алдынгылар рәтендә

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр.

Терлек азыгы хәзерләүдә «Победа» хуҗалыгы эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырыша. Кыска гына вакыт арасында 700 тоннага якын печән киптереп саклауга куелды. Биредә сенаж салу эше дә кайнап бара, бу төр азык 3600 тонна чамасы әзерләнеп, чокырларга тутырылган. Сенажны махсус концентрат ярдәмендә тыгызлыйлар, бу исә мал азыгын ачытмый, кирәкле витаминнарны саклый икән. Хуҗалык җитәкчесе Даниф Нигамәтҗанов белән азык утарында күрештек. Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампаниясенә дистәләгән техника чыккан.
– Сенажга дип үстерелгән 250 гектар клевер үләнебез бар, массасы әйбәт чыга. Траншеяләрне тиз арада тутырып, өстен капласак, сыйфаты да әйбәт булыр иде. Азыкның сакланышы да бик мөһим бит, – дип сөйли ул.
“Т-150” һәм “ТГ-90” маркалы тракторлар белән яшел массаны тыгызлап торучы Георгий Баюршин (рәсемдә) белән Сергей Гыйльмуллин да эшне җиренә җиткереп башкара торган егетләр. Элеке елларда да мондый эштә катнашып тәҗрибә туплаганнар. Яшел массаны комбайн ярдәмендә җыеп алуда һәм чабуда эшләүче егетләр Евгений Васильев белән Илмир Гыйлемҗановларга тиңнәр юк. Алар, кояшлы көннең һәр минуты кадерле икәнен аңлап, ташучы техниканы тутырып торалар. Сенаж ташуга дистә төрле марка машина һәм трактор билгеләнгән.
Читайте нас