– Дәү әнине әни сөйләгәннәр буенча гына хәтерлим. Алар да шулай ук гомер буе терлекчелектә хезмәт куйганнар. Әнием дунгызчылык фермасында 40 елга якын эшләде. Мин дә, бала чагымда ук аңа ияреп, фермага бара идем. Җәйге каникул вакытында әнигә аеруча нык булыштым. Әти белән иптәшкә төнге каравылга калып, иртән әнинең сыерларын савып кайта идем. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, башка җиргә китү турындагы уй башыма да кереп карамады.
Без гаиләдә өч бала тәрбияләнеп үстек. Ике кыз һәм бер малай. Шәһәргә китмәдем дигән үкенеч бер дә булмады, чөнки китәсем килмәде. Шул сыерлар янына барыр өчен, кычкырып елый идем. Кечкенәдән үк менә шулай нык яраттым. Хуҗалыкта да гел күпләп сыер тоттык. Мин үземнең беренче тапкыр фермага ничә яшьтә килеп, сыер сава башлавымны да хәтерләмим. Хезмәт кенәгәсенә кермәгән елларым да күп.
Илүзә ападан сыер савучыга хас булган сыйфатлар турында сорашам.
– Эшне яратырга кирәк. Хәзерге хезмәт күпкә җиңелрәк. Савылган сөткә кадәр махсус чыбыклар аша гына китә бит. Элек әчеткеләр ташый, солылар ясый, сыерларны урамга чыгара, сыртларын кыра идек. Фуражны да капчык-лап күтәреп сала идек. Эше авыр иде, ләкин барыбер эшлисе килеп эшләдек. Эштән кайткач, дүртәр-бишәр таба камыр ризыклары пешерә, тугызар-унар ипи сала идем. Әни өйрәтүе буенча, йонны гомер буе үзебез эрләп, оекбашларны үзебез бәйләдек. Бәби көткән чагымда да шулай булды. Балаларым да бәйли, эрли белә. Иии, кызым, мин бит тыныч күңел белән өйдә декретта да утырган кеше түгел, – дип, ихластан елмая Илүзә апа. – Миңа эш кенә кирәк иде. Ял көнне дә ял итмәдем. Эше авыр булса да, гел шуңа атлыгып тордым.
Алдынгы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталарына да ия булган ул. Яраткан эшенең мондый нәтиҗәсен күрү – бик зур бәхет, әлбәттә. Ә эшен чыннан да ярата ул.
– Фермадагы сыерларга кадәр «менә монысы әйбәт, монысы әйбәт» дия-дия сокланып йөрибез бит без. Бозаулый башласа, яныннан да китмибез. Менә шулай сыерга мәхәббәт белән яратылганбыз инде. Кайвакыт үзем дә шаккатам. Малкайларның холыкларын да аерабыз. Кайсысы каты, кайсысы йомшак, эрпеле, дибез. Сыерларга хәтта кешедән дә сүз әйттерәсебез килми. Өйдәге маллар шикелле үзебезнең сыерларны яратабыз. Барысына да «кызым» дип эндәшәм. Алар мине бит тавыштан таныйлар. Башка халат кисәм, ятсынып, исни башлыйлар, – дип сүзен тәмамлый сыер савучы апа. Ә бу вакытта үзенең күзләрендә бәхет, шөкер итә белү һәм шатлык очкыны балкый.